9 яшьлек Тукайның хыяллары челпәрәмә килә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Ышанмаслык, ләкин факт: Русия Испания такымын җиңеп, чирек финалг а узды! 1 июль Мәскәүнең «Лужники» стадионында узган 1/8 уенында Русия такымы Испанияне җиңде. Җиңү пенальтилар чиратында хәл ителде. Русия тарихында беренче мәртәбә финал чирегенә уза.

Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. 11 минутта Русия яклаучысы Сергей Игнашевич үз капкасына ялгыш гол кертте, 41-нче минутта исә Артем Дзюба пенальти ярдәмендә тигезлеккә иреште. Өстәмә вакыт эчендә такымнар гол кертә алмады, пенальти чиратында Русия футболчылары 4:3 исәбенә җиңде.

Азатлык Бауман урамына чыгып Дөнья футбол беренчелеге җанатарларыннан Казан, Татарстан турында фикерләрен сорашты. Читтән килгән җанатарлар арасында фикерләрен татарча белдерергә теләүчеләр дә шактый булды.

Футбол беренчелеге вакытында Казанда җанатарлар өчен махсус мәйданчык булдырылды. Анда барлык уеннарны зур экраннардан карап була, концертлар җыр-биюләр оештырыла.

Айзирәк Гәрәева (Facebook-тан алынган фикер):

Кеше футбол карый дип, мин дә карыйм. Казанда үткәннәрен күбрәк. Менә хәзер дә карыйм дип, Казан турында әйтерләрме дип көтеп утырам инде)))

Төрек комментаторы әле генә уен башында һава торышы белән таныштырды: Казанда һава торышы бик еш үзгәреп тора, ди. Коеп яңгыр яуды. Аннары кояш чыкты да киптереп бетерде, ди. Әле суык иде. Хәзер кыздыра ди.

Кыскасы, аязучан болытлы һава икән, дип уйлап куйдым. Бераздан: Казан — Татарстан җөмһүрияте башкаласы. Волга буенда, һава бик дымлы, диде.

Ә менә тәнәфес бетеп барганда инде бөтенләй мактап ташлады. «Шоферлар юл кагыйдәләрен бозмый», «төрле халыклар яши, яртысы татар. Бер җәмигъ салсалар, бер җирдә чиркәү салалар», «татарлар олы-олы кешеләр, дип сөйләшәләр. Сораган идем ни дигәнне аңлата дип, карт кешеләрне әйтәләр икән», «безгә татарча бик якын. саннары да төрекчә белән бер»…

Тагын… Германия командасында Германиядә яшәгән төрек Мәсгуть уйный. «Мәсгуть атты! Мәсгуть типте! Супер Марио тупны тотты!» Кыскасы, кичәге Месси онытылып китте))

Германиядә яшәүче 9 яшьлек Тукай әти-әнисе белән үз иле такымы өчен җан атарга дип Казанга килгән. Бу Тукайның Казанга беренче килүе.

Хыяллары челпәрәмә килгән: гамәлдәге дөнья чемпионы Германия Көньяк Корея белән уенда 2:0 исәбенә җиңелә һәм беренчелектән төркем уеннары вакытында ук төшеп кала. Букмекерлар өчен шаккатыргыч күренеш. Интернет инде бу хакта шаяртулар белән тулы.

Азатлык

Бәйле