Интернетта Хәния Фәрхинең хастаханәдә төшкән видеосы чыкты

-- Лэйсирэ

Видеоны Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Газизуллин урнаштырган. Видеоязмада легендар җырчы хастаханәдә авырып ятучы хатын-кыз булып уйнап төшкән. Клип «Ак чәчәкләр» фильмының өзекләреннән җыеп эшләнгән.

Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильмда мәрхүмә Хәния Фәрхи дә төшкән иде.

«Хәния апа! Бик сагынабыз, юксынабыз, урының оҗмах түрләрендә була күрсен! Җырларың мәңгелек! Безнең җылы сүзләр дога булып ирешсен», дип яза Айдар Газизуллин.

Бәйле