“Бу — минем теләк”: Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә Гран-при бирми

-- Лэйсирэ

Актанышта үткән Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-при бирелмәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан килгән үзешчән һәм профессионаллар катнашкан. Барлыгы 230 номер каралган. Төрле төбәкләрдән килгән яшь талантлары чыгышына жюри бәя биргән.

Жюри әгъзалары: Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова), Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Гатауллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза һәм башкалар.
«Гала-концертта исә иң-иң дип табылган хореография, вокал, нәфис сүз осталары сәхнә тотты. I, II, III урынга ия булучыларны жюри вәкилләре тәбрик итеп, диплом, чәчәк гөлләмәләре, акчалата премияләр тапшырды», диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-При бирелмәгән. Моңа бәйгенең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов аңлатма биргән. “Бу — минем теләк, минем фикер”, — дигән ул.

«Гран-При иясенең җыр башкару осталыгына бәя бирүчеләр генә түгел, тамашачы да “аһ” итәргә тиеш. Әлфия апа Авзалова беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, халык “аһ”иткән һәм 50 ел аны шулай тыңладылар. Ә бүгенге җиңүче дипломы катнашучыларга бары тик өмет кенә бирә. Казанда үтәчәк Әлфия Авзалова фестиваленә чакыру дип кабул итәргә кирәк моны. Биредә җиңүчеләр шул бәйгегә автомат рәвештә кабул ителәчәкләр”, — дигән Салават Фәтхетдинов.

Актаныш районының башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фәттахов та җиңүчеләр янына сәхнәгә күтәрелеп, фестивальне оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт әйткән.

Быел Алсу Нургалиева исемендәге махсус бүләкне Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Актаныш кызы Лилия Зиннуровага тапшырган.

«Фаҗигале төстә бик иртә арабыздан киткән райондашыбыз Алсу Нургалиева исемендәге махсус приз да булдырылды», дип яза «Актаныш» сайты.

“Кызыбызның исемен мәңгеләштерү йө­зен­нән әлеге призны Салават Фәтхетдинов тәкъдим итте. Бик зур рәхмәт барчагызга да”, – дип әйткән Алсуның әнисе Кадрия Идрисова.

Татар-информ

Бәйле