Татар артистлары туйлардан күпме акча эшли?

-- Лэйсирэ

Туйның үзәгендә кияү белән кәләш булса, мәҗлестә кунакларның күңелен күрүче, аларга яхшы кәеф бүләк итүче — алып баручы тора. Җәй ае ул – никах, туйлар ае. Шулай булгач, татар эстрадасы йолдызлары өчен “кызу урак өсте” башлана. Аларның күпләре бу чорда акча эшләп калырга омтыла. “Интертат” хәбәрчесе яшьләргә ярдәм йөзеннән җырчы — тамадаларының үз рейтингын туплады. Бәяләр тамадаларның үз әйткәннәреннән чыгып күрсәтелде.

Күпчелек тамадаларның үзләренең музыка аппаратуралары һәм ди-джейлары бар. Туй итүче яшьләр күбрәк парлы җырчыларга мөрәҗәгать итә.

Рафиль Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова:

DJ һәм үзебезнең музыкаль аппаратура (2 колонка, 1 сабвуфер), светомузыка, төтен (тяжелый дым) бар. Яшьләрнең барлык таләпләрен искә алып эшлибез. Аерым җырлыйбыз, дуэтларыбызны да башкарабыз. Гармунсыз туйлар бик җансыз һәм күңелсез уза, шуңа күрә төркемебездә талантлы һәм оста баянчы Әлфис Галиуллин да бар.

Бәя мәҗлеснең кайда үтүеннән тора. Казанда гына түгел, төрле район һәм регионнарда эшләргә туры килә. Бездән ерак урнашкан саен хакы арта, чөнки юл чыгымнарын исәпкә алмый мөмкин түгел. Барысын бергә санасак, шул 35 000 чыга инде. Артыгын алган юк, иң мөһиме сыйфатлы эшләү дип саныйбыз.

Алмаз Мирзаянов:

Туйлар алып бару өлкәсендә шактый гына тәҗрибәм бар. Кавыштырган парларымны яратып “минекеләр” дип атыйм. Минем өчен иң мөһиме – бәйрәмнең бер дулкында, күңелле һәм онытылмас узуы. Яшь парларның да бу бәйрәмдә чын күңелдән ял итеп утыруларын телим. Туй ахырында кунакларның шат, бәхетле йөзләрен күрү иң зур бәя. Туйның күңелле узуы тамададан гына түгел, кунакларның активлыгыннан да тора дип саныйм.

Яшьләргә DJ, җырчы, аппаратура, проектор белән экран, светомузыка тәкъдим итәм. Теләгән кешеләргә өстәмә артистларны, салют, профессиональ бию, шоу-программа сайларга булышам.

Заказларым күп, 40 000 эшлим.

Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар:

2 җырчы, DJ, көчле аппаратура, проектор белән экран, светомузыка, шоу-программа, флешмоб, фреш бум каралган.

— Без бик еш төрле төбәкләрдә туйлар алып барабыз. Араларында Самара, Оренбург, Башкортстаннан мөрәҗәгать итүчеләр күп. Анда 35-40 меңгә эшлибез.

Илгәрәй:

— Үзем алып бара, төркемдә DJ бар. Аппаратура, светомузыка тәкъдим итәм. Программаны олыларның да, яшьләрнең дә күңеленә хуш килерлек итеп төзим.

Төрле кешеләр бар, шуңа күрә бәяне артык кыйммәт куймыйм. Булганы җитә, Аллага мең шөкер. 35 000-40 000гә алып барам.

Рафаэль һәм Динә Латыйповлар:

Бик күп яшьләрнең олы тормышка аяк басу мизгелләрендә катнашырга туры килә. Никах, туй мәҗлесләре үткәннән соң да аларның матур хәбәрләре килеп тора. Тормышта, эштә булган уңышлары белән уртаклашалар. Тугыз ай, бер елдан соң акрынлап бәби чәйләренә чакыралар. Кыз бала туса, Динә исеме кушкан очраклар да булды. Без үзебез дә акрынлап алар тормышы белән яши башлыйбыз, шатланабыз, борчылабыз… Кавыштырган һәр парыбыз җаныбызның бер өлешенә әверелә.

Күп очракта 2 җырчы, DJ, аппаратура тәкъдим итәбез.

Бәя программаның төрлелегенә бәйле. Сәгате — 5 000, DJ белән бергә булсак – 6 000. Ләкин бәйрәм 5 сәгатьтән артып китсә, ташламалар каралган.

Илшат Исхаков:

Туйларны DJ белән 40 000 алып барам.

Фәнил Вакказов:

Яшьләр өчен җырчы, юморист, 2 комплект музыкаль аппаратура, ди-джейның эше (ул бик оста, дискотекаларны шәп уйный, бер җырны башыннан ахырына кадәр уйнатмый, ә вертушка белән микслый), проектор белән экран каралган.

Бәя мәсьәләсенә килгәндә, ул берничә факторга бәйле: туйны уздыру урыны, залның зурлыгы, мин үзем генә кирәкме, әллә ди-джей, аппаратура, светомузыка һ.б. Юл чыгымнары белән исәпкә алсак, 55 000 тирәсе булачак.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар:

2 җырчы, DJ, аппаратура белән 50 000 эшлибез.

Венер Сәлимов:

Мәҗлесләрне бик күңелле, эчтәлекле, кызык итеп үткәрергә тырышабыз. Күпләр папка тотып чыга да, шигырь укып туй алып бара. Халык алҗып һәм туеп бетә. Без моңа каршы, фантазияне эшкә җигәбез. Төркемдә 4 кеше эшли. Миннән кала, тавыш операторы һәм 2 биюче бар.

Бәяне артык югары куймыйбыз, 30 000 эшлибез.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА, Интертат

Бәйле