30 градус эсседә Казан урамында торба бәреп кап-кайнар су ага [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Казанда, кайнар су агу сәбәпле, Чуйков урамында хәрәкәт чикләнгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Төзекләндерү эшләре барышында Бондаренкодан Мусин урамына кадәр барлык төр транспорт өчен хәрәкәт юлы ябылган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан ук планлаштырып, әйләнеп узу юлларын эзләргә киңәш итә.

Бүген көндез Чуйков һәм Мусин урамнары чатында гадәттән тыш хәл булган. Урамнан кайнар су агуын видеога төшереп, шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырган. Югары температурада юл билгесе дә, какшап, кайнап торган суга авып төшкән.

Татар-информ

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий