Каерылган түбәләр, утсыз 16 авыл, яшен суккан ферма — Татарстанда кара давыл узды [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Алексеевск районында биш йортның түбәсен көчле җил куптарган. Куркуль авылындагы дүрт йортның түбәсе купкан дигән хәбәр бүген иртәнге якта килгән. Бозлы яңгыр, көчле җил Новая урамындагы йортка зур зыян салган. Бозлы яңгыр сайдингны тишкәләгән, түбәне ачкан.

Колхозная урамындагы йортның түбәсен куптарган, коймаларын җимергән. Шулай ук Новая урамындагы тагын өч йортка һәм гаражга зыян килгән.

Татарстандагы Түбән Кама һәм Аксубай районнарында 16 авылны давыл утсыз калдырган.

Аксубайдагы 4 торак пунктта электр уты бетү турында хәбәр кичә 21.14 сәгатьтә килгән. Өч мең кеше утсыз калган.

Чистай электр челтәреләре хезмәткәрләре бер сәгать чамасы эчендә утны көйләгән.

Ике сәгатьтән соң, Түбән Кама районында 2164 йортта ут бетү турында хәбәр килгән. 4 меңнән артык кеше утсыз калган.

Биредә дә электр утын тиз арада көйләгәннәр. Ике очракта да көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган.

Ә Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган. Яңа Чишмә районы авылында фермада янгын чыгу хәбәре кичә кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына алынган. Урынга 124 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килгән. Алар ярты сәгатьтән артыграк вакыт эчендә янгынны тулаем сүндергән.

Яшен суккан вакытта сарайда 29 бозау булган. Хезмәткәрләр аларны янгыннан саклап кала алган. Эре терлек җәйләүгә җибәрелгән булган.

Янгын 500 квадрат метр мәйдандагы сарайны юк иткән. Биредә кешеләр зыян күрмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын яшен сугудан булган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татар-информ

Бәйле