9нчы сыйныф укучысы чүкеч белән кеше үтерүдә гаепләнә

-- Лэйсирэ

Нефтекама шәһәрендә үсмер пилорама хезмәткәрен үтерүдә гаепләнә. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 9нчы сыйныф укучысы белән пилорама хезмәткәре арасында конфликт килеп чыккан. Ярсыган үсмер чүкеч белән берничә тапкыр ирнең башына суга. Алган җәрәхәтләрдән ир үлә.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең барлык детальләре, шулай ук үсмернең ни сәбәпле объектта булуы тикшерелә. Укучы өендә тоткарлана.

Фото 1obl. сайтыннан алынды.

Кызыл таң

Бәйле