“Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде” [язмыш]

-- Лэйсирэ

Әниебез сеңлекәшләрдә яши, олы яшьтә инде. Соңгы араларда бигрәк әллә нишләде. “Сез мине үтерергә телисез!” – дип, теңкәләренә тия. Аларга артык бәйләнә, күзенә юк-бар күренәме шунда, белмим. Бездә чакта алай ук түгел ул, ә менә сеңлекәшләргә кайтуы була, бөтенләй елый башлый. Туксан белән баручы олы кешенең авызыннан нинди сүз чыкмас та, акылы ничекләр генә төрләнмәс!

Ләкин әни үтә камил акыллы кеше бит безнең. Аны саташкан карчык дип берәү дә әйтмәс.

Берүзе алты бала үстергән ул, әнинең мин-минлеге дә көчле – шунысы да бар. Сеңлекәшләр аның дөньясына, нигезенә кайтып, өй салганнар иде. Минем дөнья дип, әнинең үзенең нигезенә кайтасы да килә, сеңлекәшләргә дә тынычлап яшәргә ирек бирми. Аларның һәр адымына бәйләнә. Моңарчы әйбәт иде әле ул, азакы елларда шулай була башлады.

Сеңлекәшләрне чыгарып җибәрмәкче буламы, киявен яратмый инде. Киявен чыгарып җибәрсен дип әйтә. Шуңа күрә әнине өшкертеп караргамы дип торам әле. Мине кияү сихерләде дип бара әни. Берәр белә торган мулла өшкерсә, тынычланмас микән дим. Әни үзе дә шулай ди, мулла өшкерсә, сихерне чыгарыр иде ди.

Әни бик ныклы әле безнең, бар җирен дә тикшерттек, Аллага шөкер, күз тимәсен! Анализлары да яхшы. Бер вакыты җитсә, нидер котыртып ала аны. Көне-төне намазын да укый ул. Шул күп укудан да башы китми микән дип шикләнәм инде. Бүлмәсеннән чыкмыйча укый да укый ул. Мунчага чишмә суларын алып кайтартып, ул суларны да өшкерә-өшкерә укый. Үзебездә дә Төркиядән килгән мулланы әйбәт өшкерә дип мактыйлар иде. Ул кайтып киткән икән хәзер.

Әтиебез үлгәч, әни алты бала белән ялгызы калып, безне үзе генә үстергән. Утыз өч яшендә тол калган. Әле бик әйбә иде әниебез. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыкты менә. Авылда сеңлекәшләр дә яхшы карыйлар аны. Бөтен баласына да кунак булып йөри, шатланып кына торырлык. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, әни үзен-үзе кимерә. Без аның кырыенда биеп кенә торабыз.

Сеңлекәшләр дә шулай. Кайчан кирәк, больницасына алып баралар. Ләкин әни үз киресенә каткан. “Кияү минем нигездән чыгып китсен! Аның монда кирәге юк”, – дип, тәк киреләнеп тора. Мин әйтәм, сеңлекәшнең берүзен калдырасың килә мени дим. “Мин берүзем генә алты баланы үстердем әле, ул да яшәр, үлмәс!” – ди. Менә шундый кешене нишләтәсең инде?

Менә хәзер кыш чыктык, әни авылга кайтам ди.

Сеңлекәшләрнең коты очып тора инде, бу юлы нишләр инде дип борчылалар. Әни берничә көн түзә дә, аннары нервылана башлый, нервыланып тәне кычытырга тотына. Аннары акырына башлый, өйдә тормалы түгел була башлый. Колагы да ишетә, күзе дә күрә, юынуын да үзе юына, ашый. Югыйсә, сеңлекәшләр авылда зур өй салдылар, әнинең аерым иркен тыныч бүлмәсе дә бар. Мин үзем әнинең эченә җеннәр кермәде микән дим, элек андый түгел иде бит ул. “Кияү мине агулады!” – дип әйтүе бер вакыйгадан соң киткән аның. Бер елны авылда кизү чыккан. Бөтен кеше дә эче китеп, косып чирләгәннәр. Бер әби, күтәрелә алмыйча, үлеп тә киткән. Безнең әни дә шулай чирләгән, ләкин моны үзенчә борып: “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде”, – дигән тамга салган.

Шул көннән башлап сеңлекәшләргә җүнле сүз юк.

Сеңлекәш өчен борчылам – аны бетерә инде дим. Яше барганын да аңлыйбыз да соң, ләкин Ходай биргән гомерне тынычлап яшәсен иде дигән теләктә идек. Берәр оста мулла өшкереп, әниебезнең күңеленә тынычлык иңдерер дигән өметтә мин үзем.

Әни ышана безнең аның ишегә.

Исемем редакция өчен генә.

«Безнең авыл гыйбрәте»

Фото: pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий