Казанда эш сәгате 14:00 бетә

-- Лэйсирэ

6 июль Казан предприятиеләре һәм оешмаларында эш сәгате 14.00 сәгатьтә тәмамланачак. Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехан кабул иткән. Бу хакта Татарстан президенты сайтында язылган.

Эш сәгате кыскартылу Татарстан башкаласында Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары арасында Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында чирек финал матчы узу белән бәйле.

Эш көнен кыскарту җәмәгать транспортында кеше агымын җиңеләйтүгә китерәчәк һәм шәһәр халкына, кунакларга уңайлыклар тудырачак, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бразилия — Бельгия футбол матчы 6 июльдә 21.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак.

Фото: pixabay.com

Бәйле