Ренат Ибраһимов конкурста җиңүчене Ялтадагы вилласында бер атна ялга чакыра

-- Лэйсирэ

21 июль Мәскәүдә милли бәйрәмебез Сабан туе узачак. Кунаклар һәм төрле конкурсларда җиңүчеләр өчен бик күп күңелле сюрпризлар әзерләнгән. Шуларның берсе — җырчы Ренат Ибраһимовтан махсус бүләк — Ялтадагы вилласында бер атна ял, дип яза «Челнинские известия».

Мәскәү халкы һәм башкала кунаклары өчен алты мәйданчык оештырылачак. Аларны ярминкә һәм зур концерт программасы көтә.

Бәйрәмдә символик рәвешле 2018 килограммлы чәкчәк тә тәкъдим ителәчәк.

Бәйле