Хәния Фәрхинең хушлашуы булган икән…

-- Лэйсирэ

Яраткан җырчым Хәния Фәрхинең үлүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Балкып янды-янды да, кинәт сүнде…

Хәниянең тавышына Казандагы беренче концертында ук хәйран калдым, мөкиббән киттем. Моннан 30 еллар элек Казандагы Химиклар мәдәният сараенда булган иде ул концерт. Ул вакытта җырчы Мәс­кәүдә яши иде әле. Сәхнәгә чыккан мизгелләре әле дә күз алдымда: ачык яшел төстәге күлмәк кигән, үзе искиткеч чибәр, моңлы тавышы залга таралып, йө­рәкләргә үтеп керә… Зал шыгрым тулы иде, концерт башланган минуттан ахырына кадәр көчле алкышлар яңгырап торды. Шул көннән Хәния Фәрхинең җырлары күңелемә кереп оялады, магнитофоным бары аның җырларын гына “әйләндерә” башлады. Концерты кайсы гына мәдәният йортында узмасын, һәрвакыт барырга тырыштым. Ул гадилеге, эчкерсезлеге, кү­ңеле сафлыгы белән бүтән җырчылардан аерылып торды. әлеге сыйфатлары сәхнәдә ачык чагыла иде. Тамашачыларны туганнарыдай күреп сөйләшә иде ул. Талантлы җырчыбыз моңнары белән бергә, шул гадилеге белән дә тамашачы күңеленә үтеп кергәндер дип уйлыйм.

Хәния Фәрхине соңгы тапкыр узган елда — үзенең туган көне хөрмәтенә куйган концертта күрдем. “Авылда берни күрми ятасың, ичмасам, “тере” Хәнияне, Филармонияне күреп кайтырсың”, — дип, каенанамны да алып барган идем. Дүрт сәгатькә якын барган концертны каенанам тын да алмый карап утырды. Моңлы җырлар тыңлаганда күзләре яшьләнде. “Истә калсын, истә­леккә калсын!” дип аталган җыры (концерт та шул исемдә иде) үзәкләрне бигрәк өзде.

Их, Хәния! әлеге концертыңда яраткан тамашачың белән хушлашуың булган икән бит! Гомереңнең азагы якынлашканын сизгән кебек концерт тәмамланганда үзең дә: “Истә калачак әле бу күңелле мизгелләр, әлеге концерт сезнең күңелләрдә озак сакланыр, сез аны видеоязмада да карый алачаксыз”, — дип әйтеп куйдың. Шулай килеп чыкты да. Концертыңнан соң озак яши алмадың, барыбызны ятим итеп китеп бардың… Чәчәк кебек гомереңә шулай тиз сулулар язган икән. Фани дөньядан өзелсәң дә безнең күңелләрдә якты йолдыз булып һәрвакыт балкырсың син, җырларың, моңнарың мәңге яшәр. Урының җәннәттә булсын, Хәния!

Раилә Фәтхуллина, Казан.

Татарстан яшьләре

Бәйле