80не тутырган әби киленнәренә онытылмаслык бүләк ясый [булган хәл]

-- Лэйсирэ

“Берничә ел дуслашып, аралашып йөргән хатын белән тәмам бозылышып туктадык, барысына да шул акча гаепле”, – диде беркөнне таныш хатын Халидә (исемен үзгәрттем). Аның дусты соңгы елларда бизнес белән шөгыльләнә башлаган икән, ягъни, алыпсатар.

Башта товарга Казанга йөргән, ике ел элек бу эшкә Халидәне дә “әвәләгән”. Аңардан акчаларын кайсы банкка салуын сораган. Халидә аңа булган бераз запасын кайда урнаштыруын әйткән. Поселокта берничә банк бар, тик кайсы ышанычлы, кайсысында процентка күбрәк түләнгәнне белеп бетерерлек түгел бит хәзер. Күбебез 90нчы елларда хәтта дәүләт саклык кассаларындагы акчалар юкка чыгуына да шаһит. Ә бизнес-леди – “шомарган таш”. Ул носки, колготки, ыштан-чалбар, күлмәк ишеләр белән сату итә.

Керем әллә ни юк инде, шулай да яшь пенсионерга өйдә ятканчы ярап тора, өстәвенә ире дә бик эшлекле адәм түгел икән. Шуннан ул хатын башына бик шәп фикер килә: туктале, нишләп Халидәнең теге банкка салган акчаларын файдаланып тормаска? Килә бу Халидәгә. “Минем сиңа эшлекле тәкъдимем бар, исәбем – Мәскәүгә үк йөреп чәшке тун алып кайтып сату, – ди. – Әйдә, син банктан акчаларыңны ал да, миңа әҗәткә биреп тор, банкка түләгән проценттан мин бер ярым артык түләрмен”. Банк елына 10 процент түләсә, бу 15 процент тәкъдим итә.

Акчаларны банктан барып алалар, счет ачканына әле ике генә ай була. Бер тиен процент та түләмичә заявка биргәннән соң ике көндә акчалар кулга керә. Документ тутыру да юк, килешү дә юк (дус белән ничек алай вакланасың ди инде), акчалар шулай итеп бик тиз генә дусты кулына керә. Шул ук көннәрдә эшмәкәр ханым үзе кебек бер алыпсатар хатын белән Мәскәүгә сәфәр чыга. Сәфәрләре уңышлы була, туннарның, кышкы киемнәрнең бәяләре төшкән чакка туры киләләр. Инде яз якынлаша, әмма эшмәкәр хатын әлегә бер генә тунын да сата алмый. Шулай да Халидәгә берсен сылый. Югыйсә, аның болай да ике туны була. Берсе – чәшке тун. “Сиңа Мәскәүдән алган бәягә бирәм”, – дигәч, беркатлы Халидә ышана инде. Туннарның хуҗасы әле берничә тунны гаражларына илтеп үзенең кияүгә чыккандагы сандыгына салып кайта.

Халидә: “Гараж ышанычлы түгел бит ул, өчәр йозакны ачып, машиналарга тикле урлап торалар”, – дигәч, кеше аягы тынгач, туннарны кабат фатирга алып кайталар. Эшмәкәр ханымның эш-мәшәкате арта: сатыласы туннарны әледән-әле чиратлаштырып балконга чыгарып җилләтәсе була – Аллам сакласын, көя төшмәсен…

Көз җиткәч эшләре хутка китә. Туннар сатыла башлый һәм ул кергән акчага тагын Мәскәүгә чаба. Инде ике еллап вакыт үтә, Халидәгә тиешле бурыч әле һаман кайтарылмаган. Ул Халидәне килгән саен җайлап, сыйлап-сайрап, акчаны тагын бераз гына тотып торырга күндерә. Акчасы кулдан ычкынуга өч ел дигәндә Халидәнең дә сабырлыгы төкәнә. Соңгы вакытларда эшмәкәр дусты очраганда да чыраен бозып кына сөйләшә башлый. Ә беркөнне кич Халидә үзенә акча тиешле дустына бер күршесен ияртеп килә. Тегесе, кунакларга чәй тәкъдим итәсе урында, ризасызлык белдерә: “Һай, Аллам, үләсең инде акча дип!” Ә бит үлеп китүең дә бар, Халидәгә берничә айдан 80 тула. Халидәгә дә усаллык, кыюлык каян килгәндер: “Кая, китер әле туннарыңны!” – дип боера. Тегесе йокы бүлмәсеннән берничә чәшке тун алып чыгып, боларның алларына сала. Әллә Халидә ияртеп килгән хатын тун аламы икән, дип уйлый. Ә Халидә яхшы гына, озын, башлыклы ике тунны алдан әзерләп алып килгән зур пакетка салып ишеккә юнәлә.

Бурычны процентсыз гына булса да капларлык була бу ике тун. Ияреп килгән күрше: “Үзеңдә дә өч тун, әле икесе чәшке, нишлисең болар белән, әллә үзең дә сатуга керешергә уйлыйсыңмы?“ – дип аптырый. “Кышка ике киленемә бүләк итәрмен, юкса акчалата бирсәң комга салган су кебек эзсез югала бит ул, – ди танышым. – Ичмасам күргән-белгәннәр, туган-тумача, кодагыйлар Халидә үзенең 80 яшенә ике килененә тун бүләк иткән дип сөйләрләр”. Менә шундый ханым инде ул Халидә.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.

Бәйле