Һава торышын күзәтүчеләр Кама Тамагында өермә узуын «абайламаган» [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Татарстанның Кама Тамагы районында өермәне видеога төшереп алганнар. Шул хактагы ролик социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, өермә Иске Казиле авылы янында хасил булган.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә әлеге мәгълүматны расламадылар.

Агентлыкка аңлатуларынча, метеостанцияләр контрольдә тотмый торган зонадан читтә узса, алар өермәне «абайламаска» да мөмкин.

Татар-информ

Бәйле