Ришат Төхвәтуллин авылына кемне алып кайта: Гөлназ Асаеванымы, Алия Карачуринанымы?

-- Лэйсирэ

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин инстаграмнан туры эфир алып барды. Ул тамашачыларын 28 июль көнне туган җире – Башкортстан республикасының Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылына чакырып калды.

Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаган Алия Карачурина үзенең Гөлназ Асаева белән аралашудан туктаганын әйтеп, «Ришат үзе янында тыйнак кызлар күрергә тели» дигән иде. Гөлназ Асаева, моңа җавап итеп, Алия Карачуринаны үз исеме белән пиар ясауда гаепләде. Элегрәк Асаева «Ришатны яраткан кебек беркемне яратмадым» дигән иде.

Җырчы сүзләренчә, “Җәйге очрашулар” дип аталган зур концерт быел сигезенче тапкыр ачык һавада узачак. Чарага биш меңнән артык халык җыелыр дип көтелә. Концертка халык, гадәттә, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән җыела. Тамашада әле танылмаган, яшь артистлар чыгыш ясаячак. Танылган артистлардан Ришат Төхвәтуллин Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировны, яшь җырчы Алия Карачуринаны чакырырга җыена.

“Зур концерт бик күңелле булачак, килегез, барыгызны да көтеп калам!”, — диде Ришат Төхвәтуллин.

Туры эфир вакытында җырчыга төрле сораулар “яудырдылар”. Әйтик, Гөлназ Асаева белән мөнәсәбәтләрегез ничек? соравына Ришат: “Кем белми, аның инде күптәннән башка егете бар”, — дип җавап бирде. Алия Карачуринага караганда Гөлназ Асаева сезгә күбрәк туры килә дип тә әйтүчеләр булды. “Мин белмим, сез генә хөкем итсәгез инде”, — дип әйтте җырчы.

Моннан тыш, Ришат Төхвәтуллин үзенә шигырьләр җибәрүен сорады: “Миңа бик күп шигырьләр кирәк. Директка җибәрегез әле. Гомер турында, позитив шигырьләр булсын”, — диде ул.

Җырчы ял итәргә Кырымга барырга теләвен әйтте. Әлегә ул яңа дискын чыгарырга әзерләнә.

Ришат Төхвәтуллин 14 июльдә керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә чыгыш ясаячак. Казанга җырчы октябрьнең урталарында килергә вәгъдә итте.

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА, Интертат

Бәйле