Галиҗәнап табигать үзенең шуклыклары белән һаман куркытып, сынап тора адәм баласын. 5 июль көнне Буа районында булган гарасат өч авылга зыян сала. Адав-Толымбай, Мещеряково, Иске Суыксу авыллары халкы бу көнне куркыныч төш кебек хәтерли.
“Аның болыты да җиргә тиеп тора, ялкын кебек иде”
Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Айгөл Хөсниева гарасат килгәндә рульдә була.
– 10 минут эчендә җыелып өлгерде ул болытлар. Аның төсе дә әллә нинди, ялкын төсендә иде. Әйтерсең кайдадыр зур пожар. Болытлар да гадәттәгедән түбәнрәк, җиргә якын йөзделәр. Өермәсе дә тиз килде. Тузан бураны, яңгыр, боз, шуларга ияреп агач ботаклары, шифер, калай оча – галәмәт инде. Мин машинада идем. Барып та, туктап та булмый, берни күренми, — дип искә алды авыл җирлеге башлыгы ул көнне.
“Боз 15 минут буе чиләкләп койды”
Айгөл Хөсниева сүзләренчә, Адав-Толымбайда гарасат кагылмаган кеше юк диярлек.
– Клуб түбәсенең 5-6 аралыгын каерып тондырган. Ферма торакларының да түбәсен алып очырган, икмәк киптерә торган бинаны аударган. Кемнеңдер рәшәткәсен каерган, аударган, сарай, мунча түбәләрен “чишендергән”. Ут баганалары да ауды, ярый, бәхеткә, артык зыян салмады әле. Анысын электриклар тиз арада сафка бастырды. Агачларны яртылаш сындырган, яшелчәләргә дә зыян килде. Аларны егып, тишкәләп бетергән. Өермәсе озак та булмады үзенең. Әмма бозы 15 минутлар тирәсе яуды. Койды гына хәер! Борчактан зуррак үзе. Боз туктагач, ялтырап кояш та чыкты. Әмма әле икенче көнгә дә эреп бетмәгән иде. Кул белән җыеп алырлык боз җыелып торды.
“Мондый галәмәтне карт-карчыклар да хәтерләми”
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, элек мондый гарасат күзәтелмәгән.
– Безнең авыл тирәсендә мондый өермәнең беркайчан булганы юк. Хәтта карт-карчыклар да мондый галәмәтне хәтерләми, — диде Айгөл Хөсниева.
“Бакчадагы барлык яшелчәне тар-мар итте”
Адав-Толымбайда яшәүче Альбина Вәлиуллина боз яуган мизгелләрне видеога төшереп торган.
– Җәй уртасында шундый хәл булыр дип кем уйлаган. Печән алып кайтып, шуны киптерергә дип җәеп куйган идек. Санаулы минутлар эчендә ямь-яшел печән ап-ак боз белән капланды. Хәер, боз ул ярты сәгатьләп яугандыр, — ди Альбина.
“Ике атналык чебиләрне үтергән”
Альбина Вәлиуллина сүзләренчә, зыян яшелчәләргә һәм торакларга гына килмәгән.
– Ике атналык чебиләребез бар иде. Кинәт боз ява башлагач, ышыкланыр урын тапмаганнар, күрәсең. Байтагын имгәткән. Күршеләрнең 10 чебиен үтергән. Әниләрнең сарай түбәләрен тулысынча алып аткан иде, — диде ул.
“Өйгә кермәкче булабыз, ишегалдында шифер оча”
Альбина ханымның әнисе – Нина Игнатьеваның 76 яшенә җитеп мондый галәмәтне күргәне булмаган.
– Инде мин 80не куам. Үземнең генә түгел, әти-әниләрнең дә мондый гарасат турында сөйләвен хәтерләмим, — ди Нина ханым. – Мин болыт ничек җыелуын күрми дә калдым. “Яңгыр килә ахры” дип, сеңлем белән үрдәкләрне ябарга дип чыккан идек, ишегалдында бүленеп калдык. Ишелеп кенә төште боз. Чиләкләп яварга кереште. Ярый әле, үрдәкләрне җыеп бетердек. Ул өермәне күрсәгез сез, берни күренми. Ишегалдында кечерәк келәт бар. Сеңлем белән шуңа ышыкланып, елап басып тордык. Өйгә кермәкче булабыз, ишегалдында шиферлар оча.
“Төзелеш материалы белән ишегалды тулган иде”
Нина ханымның сарай түбәсен тулысынча тар-мар итә җил-давыл.
– Буе – 18, киңлеге 4,5 метрлы сараемның түбәсен алып атты. Шиферларны кайсын яртылаш, кайсын тулысынча каерган. Теткәләнеп беткәннәре дә бар. Шифер ваклары җиргә батып-батып кергән. Шиферны гына түгел, аны беркеткән агач борысларны, өрлекләрне дә алып аткан. Җилнең көчен кара син! Әле ярый, өйгә зыян килмәде. Бәхеткә, шиферларны да өйгә очырмаган. Төзелеш материалы белән ишегалды тулган иде. Теткәләнгән шифер вакларын чиләкләп җыйдык, — ди Нина ханым.
Нина Игнатьева сараен 2007 елда эшләткән. Ярый әле, иминиятләштергән булган. Хәзер акчасын гына көтәсе. Шулай да Нина ханым 36 мең сумлык төзелеш материаллары алып, сараен кабат түбәле иткән инде. Эшчеләр ялларга туры килмәгән, туган-тумачалары булышкан.
– Яңгыр кинәт килсә, җиле була иде инде аның. Иң зур дигән зыян – телефон чыбыклары өзелү булгандыр. Ә бу юлы галәмәт булды инде, — ди Нина ханым.
Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Айгөл Хөсниева сүзләренчә, давылдан зыян күргән хуҗалыкларның күбесенең йорт-җире иминиятләштерелгән булган. “Хәзер кеше аңлы бит инде инде, агентлар да гел йөреп тора, без дә иминиятләү кирәклеген гел әйтеп торабыз”, — диде ул.
Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Айгөл Хөсниева, Интертат