Интернетта Данир Сабиров хатыны һәм Илсөя Бәдретдинованың «разборкасын» чәйниләр [фото]

-- Лэйсирэ

Данир Сабировның Инстаграмында моннан бер-ике сәгать элек шушы фотолар пәйда булды. Беренчесендә Данирның Илсөя Бәдретдинованы биленнән тотуы һәм моны хатыны Миләүшәнең күреп алуы төшерелсә, икенче сурәттә Илсөя белән Миләүшәнең ни турындадыр кызып-кызып сөйләшүен чамаларга мөмкин.

Фотолар санап бетермәслек комментарийлар җыйган.

«Миләүшә белән Бәдретдинованы чагыштыру дөрес түгел. Миләүшә картинка ул. Ә Данирга килгәндә, бер дә дөрес түгел хатыны алдында ирсез хатынга кулын салып торуы…»

«Илсөягә кеше ире кирәкми, ул узе дә таба узенә кирәкне, молодчина!»

«Шундый чибәр булганга һәм башка ирләрнең аңа күзе төшкәнгә Илсөя гаеплемени!!!» дип язалар укучылар.

Ә күбесе бу фотоларның «постановочный» булуын билгеләп үтә.

Бәйле