Танылган актер исерек килеш кеше үтерә

-- Лэйсирэ

Хәмер талантлы кино йолдызларын яшьли гүргә кертте һәм кертүен дәвам итә. Кызганычка каршы, алкоголь бик күп иҗат кешеләренең ышанычлы “юлдашы” булган һәм булып кала. Ләкин моның өчен түләнгән бәя нык югары, аракы сәламәтлекне генә түгел, кайчакта гомерне дә алып китә. Алкоголь бик күп күренекле кешеләрнең үлеменә сәбәпче. “Яшел елан” “кабып йоткан” берничә совет һәм Русия артистын гына исебезгә төшерик.

“Офицеры”, “Адмирал Ушаков”, “Они был первыми” һәм башка бик күп фильмнар йолдызы Георгий Юматов аракыны чамадан тыш кулланырга яраткан. Хәтта бервакыт исерек килеш кеше дә үтергән. 1995 елда ул авыр операция кичерә һәм ике елдан шуннан мантый алмыйча үлә. Бу вакытта ул эчүен бер көнгә дә туктатып тормый.

Юрий Богатыревка “Свой среди чужих, чужой среди своих” фильмы чыкканнан соң танылу килә. Бик йомшак күңелле, ярдәмчел, акча туздырырга яратучы бу актер соңгы елларда алкоголь белән дуслаша, формасын югалта һәм аны кинога төшәргә чакырмый башлыйлар. Актер үзенең гомосексуальлеге уңаеннан да нык борчылган, диләр. Таләп ителмәгәнлеген һәм иҗади канәгатьсезлеген ул аракы белән “юарга” гадәтләнгән. Боларны күтәрә алмаган йөрәге 41 яшендә тибүдән туктаган.

Олег Даль да 39 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булган. Ул тәүдә артык күп эчүе сәбәпле МХАТтан куыла, аннары аны кино режиссерлары, эчүе аркасында эш процессын өзәр, дип, чакырмый башлый. Дальның йөрәге тумыштан авыру булган. Ә бу кадәр эчүне сәламәт йөрәк тә күтәрә алмый… Аны эчүдән арындыру максатында тәненә алкогольгә каршы капсула тегеп куялар. Ләкин артистны бу да туктата алмаган…

Күп кенә иҗади шәхес­ләргә алкоголь иҗат итәргә һәм коллегаларын илһамлан­дырырга ярдәм иткән. Ләкин шуның белән бергә гомерен дә кыскарткан. Илнең иң сәләтле аристларының берсе Олег Ефремов күп тапкырлар шушы яман гадәтеннән котылырга омтылган, ләкин булдыра алмаган.

Талантлы совет актеры Георгий Бурков 57 яшендә дөньядан киткән. Үлеменең сәбәбе — тромб өзелү. Бу вакытка инде аның организмы нык кына таушалган була. Табиблар гәүдәсен ярып караганнан соң: “Мондый кан тамырлары белән ул бу кадәр ничек яши алган?!” дип аптыраган.

Гомеренең соңгы елларында эчкечелек һәм наркотикка бәйлелек Владимир Высоцкийның иҗатына нык комачаулый башлый. Үләренә аз гына вакыт кала ул наркотиклар куллануын бөтенләй ташларга карар итә, ләкин өлгерми кала — 42 яшендә инфаркттан үлә.

Николай Еременко 52 яшендә вафат була. Совет һәм Русия киносының иң чибәр, егәрле, пәһлеван артисты була ул. Хатын-кызлар аның алдына егылырга гына торган. Ләкин миллион­нарның кумирын да алкоголь харап итә. Табибларның рәсми диагнозы — инсульт. Ләкин берничә ел элек Николайның туганнары аның үлеменең серен ачты: ул чираттагы “запой”дан чыга алмаган…

49 яшендә алкоголь китереп чыгарган инфаркттан гомере өзелгән Андрей Краско чирле бала булып үсә. Улын карау өчен әнисенә хәтта эштән китәргә туры килә. Үскәч исә Краско алкогольгә һәм никотинга авыр формадагы бәйлелектән интегә. Шул ук вакытта аны бума чире дә җәфалый…

2010 елда 38 яшьлек Вла­дислав Галкинның үлеме бөтен илне тетрән­дергән иде. Ул безнең кү­ңелләрдә иң элек “Дальнобойщики” һәм “Диверсант” сериалларындагы роль­ләре белән истә калды. Үле­менең рәсми сәбәбе — йөрәк авыруы. Гәүдәсен ярган табиблар аның организмының нерв киеренкелеге һәм алкогольне артык күп куллану нәтиҗәсендә нык таушалуын белдерә.

Иң талантлы һәм чибәр акт­рисаларның берсе Елена Майо­рованың нык әни буласы килә, ләкин хыялы тормышка ашмый һәм ул җанын кая куярга белмәгән вакытларда хәмердән җи­ңеллек эзли. Күп вакытын күңелле ком­пания­ләрдә үткәрә, ә аннары шешә белән ялгызы кала. Бераздан аңа үлем турында уйлар килә башлый. Көннәрдән беркөнне ул исерек килеш, үзенә керосин сибеп, шырпы кабыза… Майоровага нибары 39 яшь була.

Бу әле “яшел елан” корбанына әйләнгән артистларыбызның бик азы гына. Кызганычка каршы, алкоголь белән мавыгу күп кенә талантлы кешеләрнең үлемендә хәлиткеч роль уйный һәм, ни аяныч, уйнавын дәвам итә. Безнең җәмгыятьтә артистлар башка һөнәр ияләреннән күбрәк эчә, дигән тотрыклы фикер яшәп килүе очраклы түгел. Бу хакта бик сөйләп бармасалар да, моны болай да барысы да белә…

Кызыл Таң

Бәйле