Хәния Фәрхи каберенә һәйкәл кую кичектерелә

-- Лэйсирэ

Җырчының ире Габделхәй Биктаһиров «Челнинские известия» газетасына аңлатуынча, Хәния Фәрхи каберенә һәйкәл 27 майда ук куеласы булган. Ләкин ташны соң алып кайту аркасында бу эш кичектерелә.

Эскизы 13 вариант арасыннан сайлап алынган һәйкәл Казанның Яңа татар зиратында 27 июль — Хәния Фәрхинең вафат булган көнендә урнаштырылачак, дип аңлаткан мәрхүмәнең ире Габделхәй Биктаһиров.

Бәйле