Фирдүс Тямаев үзе нинди бәйрәмнән туюын яза

-- Лэйсирэ

Җырчы Фирдүс Тямаев «Гел показуха бәйрәмнәрдән косасы килә башлады» дигән фикердә. Шушындый сүзләр белән комментарийны ул Азатлык урнаштырган язма астында калдырган.

Башкортстанның Кырмыскалы районында «Чыңла, чалгы!» дип аталган республика фольклор бәйрәме узган. Анда ирләр һәм хатын-кызлар печән чабуда ярышкан, дип хәбәр итә Азатлык. Җиңүчеләрне печән чабуның сыйфатына, чалгы белән эш итү осталыгына карап бәяләгәннәр.

Азатлыкның «Татарстанга да мондый бәйрәм кирәкме?» дигән соравына Фирдүс Тямаев беренчеләрдән булып: «Әлбәттә, кирәк! Гел показуха бәйрәмнәрдән косасы килә башлады», дип язып калдырган.

Җырчы сүз генә түгел эшләре белән дә актив булуын күрсәтеп, интернетта шушындый видео куйган:

Бәйле