«15 ел дәвамында «Акчарлак» нәшрият йортын җитәклим. Төп керемне шул эшебез бирә. Ә эстрадада үзеңне күрсәтү һәм абруй өчен генә эшлисең», дип сөйләгән газетага җырчы.

Шоу-бизнеста әллә нинди зур акча турында сүз бармый. Артист керемен башка өлкәдәге шәхси эшмәкәрләрнеке белән чагыштырсаң, бөтенләй юк дәрәҗәдә. Кергән акча шунда ук чыгып та бетә. Җырчылар – миссия үтәп йөрүчеләр, халыкка хезмәт итүчеләр. Акча эшлим дип, ел әйләнәсендә гастрольләрдә йөрмим, тәмен белеп кенә эшлим. Репертуар тупланып бетмәсә, берәр елга туктап та торам. Җырлар күп, әмма репертуарны бары тик яхшыларыннан гына туплыйсым килә.

Шуңа күрә конкуренция дип, бер дә курыкмыйм. Яңа җырчылар барлыкка килгәннән минем тамашачым кимеми. Безнең буын җырчылары гомер уртасын узды. Яхшы, лаеклы алмаш үсеп килә хәзер. Һәркайсының үз тамашачысы, иҗаты башка. Өметлеләр. Кем турында сүз барганын әйтмим, исемнәре билгеле. Хәзер тормыш кызу темплар белән атлый, сәхнәдә җырчылар да еш алышынып торачак.

Зоя Солошина, Шәһри Казан

Фото: архив

Бәйле