Бүген Казан һәм кайбер районнарда куркыныч яңгыр көтелә

-- Лэйсирэ

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе бүген Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагын хәбәр итә.

Синоптиклар хәбәре буенча, төнлә һәм көндез 13 июльдә республикада яшен, 15-20 м/с тизлек белән исүче җил фаразлана. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк.

Төнлә Казанда +14-16 градус, көндез +23-25 җылы булачак.

Татарстан буенча төнлә +11-16 градус җылы, көндез +21-26 градус җылы булуы көтелә.

Бәйле