Кисәү агачы, котырган бозау һәм бер туй тарихы [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Сания апаның төпчек кызы Гөлназ унберенче сыйныфта укып йөри. Кырыкка җиткәндә генә тапты ул аны. Бигрәкләр дә иркә булып үсте. Шуңа­дыр­мы, яңа гына армия хезмәтен­нән кайткан Шакир малае Рөс­тәмнең Гөлназы артыннан йө­рүен ишеткәч, йокысы качты.

Борынын лыш-лыш тартып, бер булса да үзен озатырга тырышып йөргән әтисе Шакир исенә төште. Җене котыра иде шуны күрсә. Менә инде Шакир малае аның кызы артыннан йөри… Әйтеп тә карады Сания апа, әрләп тә алды. Нинди генә вәгазьләр укымады, ә Гөлназ: “Без болай гына…” – дию белән чикләнде. Саниягә бик таныш сүзләр бу. Аның да яшь чаклары әле кичә генә булган кебек. Шул “болай гына”дан башлана инде ул. Кич җиттеме, кыз, киенеп-ясанып, клубка ашыга, Сания өйдә ут йотып утыра.

Көннәрдән бер көнне: “Тукта әле! Күрмәгәнен күрсәтим әле бу малайга!” – дип, Сания апа бу хәлгә нокта куярга ниятләде. Ире Газимнең күрше авылда яшәүче өлкән кызларына утын хәзер­ләшергә киткән чагы иде. Гөл­назның чыгып китүе булды, озын кисәү агачын алып чыгып, өйалды ишеге янына сөяп куйды.

“Бүгенге кич бер елга сузыл­гандай булды инде”, дип уйлана-уйлана, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, урам якны күзәтә торгач, тәмам арыды Сания апа. Чәйнеген чыжлаткандай булды, эчәрдән дә түгел, югыйсә, эч пошканнан гына, чәй эчкәндәй итте. Тагын пәрдәне чак кына ачып, урамга күз салды.

Капка төбендә торалар. “Хәзер барысын да әйтәм! Йөрмәсен яшь баланың башын әйләндереп!” – диде дә, кисәү агачын эләктереп, ялт итеп болдыр төбенә килеп тә чыкты. Ишек тавышын ишетеп, Гөлназ атылып өйгә кереп югалды, Рөстәм дә гаип булды.

Менә шул минутта башланды да инде тамаша… Болдыр төбендә генә яткан бозауны күрмәде шул Сания апа. Рөстәмне куып җитәм, дип, зур итеп кенә атлаган иде, бозау сикереп тә торды. Апа бозау өстендә җилдергәнен берничә минуттан гына аңлады. Сул кулы белән малкайның муеныннан кысып кочаклаган, ә уң кулындагы кисәү агачын каерып та алмаслык көч белән чытырдатып кыскан бармакларын!…

Тәрәзәдән бу хәлне күзәтеп торган Гөлназ еларга да, көләргә дә белмәде, йөгереп ишек алдына чыкты. Бу минутта Сания апа кинолардагы җайдак кебек иде, “ат” өстендә кулына сөңге тоткан сугышчы диярсең! Шул рәвешле ишек алдын бер әйләнде.

Нишләргә белмәгән Гөлназ, аптырап, “Рөстәм! Рөстәм!” дип кычкыра башлады. Шау-шуга Рөстәм дә кире борылып килгән иде. Нәкъ ул капка ачкан вакытка туры килде бу күренеш. Ярый әле, башы җитеп, кисәү агачын ташлаган иде Санияттәй.

Бәрелеп дигәндәй үтеп киткән бозау күздән югалды. Ә Сания апа кочагын җәеп килеп кергән Рөстәмнең көчле кулларында иде инде. Буынсыз, хәлсез, сүзсез калган апаны Рөстәм күтәреп, өйгә алып кереп, диванга салды. Һушын-зиһенен яңа җыеп өлгергән Гөлназ әнисенә йөрәк даруы салып эчерде, аннары чәй әзерләде. Ул арада Рөстәм дә тик тормады, аңа ярдәмләште.

“Бик әйбәт егет икән ләбаса, нинди матур итеп сөйләшә, сөйкемле генә күренә”, – дип уйлана-уйлана, Сания апа чәен чөмерде.

Бик тә күңелле тәмамланды бу хәлнең ахыры. Гөлназ белән Рөстәмгә гөрләтеп туй үткәрделәр. “Кияү балакай”, дип өзелеп кенә тора хәзер Сания апаң Шакир малае Рөстәмгә.

Лилия КАШАПОВА-ИСКУҖИНА.
Туймазы районы,
Серафимовка авылы. Кызыл таң

Фото: pixabay.com

Бәйле