Уфада 12 бала, Тайландтагы кебек су күтәрелеп, фаҗигагә эләгә

-- Лэйсирэ

Башкортстанда коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елагсында су күтәрелеп, 12 баладан торган туристлар төркеме бәлагә тарыган. Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Авария-коткару хезмәтендә белдерүләренчә, Уфадагы спорт клубыннан бер төркем бала теркәлмәгән килеш походка киткән.

Алар 6 июльдә Белорет районындагы Атыш шарлавыгына барган.

Балалар белән бергә ике олы кеше дә булган. Шарлавыкта булганнан соң, туристлар 9 июльдә кайтырга чыккан. Әмма коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елгасында суның биеклеге күтәрелеп, туристларга юлны ябып куйган.

Биредә телефон эшләмәгәнлектән, алар үзләренең «тозак»ка эләгүе хакында хәбәр итә алмаган. Зур кыенлык белән елганың аргы ягына чыккан башка туристлар коткаручыларга балаларның бәлагә юлыгуын җиткергән.

Урынга килгән коткаручылар балаларны катамаранда икенче ярга чыгарган. Алар барысы да сау-сәламәт.

Татар-информ

Фото: petropavlovskar.livejournal.com

Бәйле