Казан мәчетләренең берсендә исем кушу ашханәдә үтә, намаз залы «түләүле» [әрнүле хат]

-- Лэйсирэ

Муллалар культурный булсын! Нигә татарча язмадыгыз, димәгез. Әгәр әлеге теләкне җиткерүченең бу сүзләрен ничек ачынып әйткәнен ишетсәгез, хәтта башка милләт кешесе булсагыз да аңлар идегез. Башка берәү мөрәҗәгать итсә, бәлки әле, икеләнеп, бу хакта язмыйча да калыр идек. Әмма шалтыратучы Зөбәрҗәт абыстай Мөхәммәтҗанова иде шул.

Шулай да аның гозеренә күчкәнче, башта ук намаз укучы, мәчеттә эшләүче яки хәтта имам-хатыйбның да гади кешеләр кебек үк кеше икәнлеген искәртәсе килә. Югыйсә, күпчелек алардан илаһи дәрәҗәдәге сыйфатлар көтә һәм аларның ихлас динилекләрен сизмәгәч, исламнан йөз чөерә. Әмма дини инану белән адәм баласының шәхси сыйфатларын бер дип исәпләү бик үк дөрес түгел. Татар халкында бер гыйбарә дә бар бит: «Мулла кылганны түгел, ә мулла сөйләгәнне кыл», – дигән.

Хәзер инде Зөбәрҗәт абыстайның кем икәнлеген әйтеп китү дә файдалы булыр. Ул – Казанның соңгы ишаны саналучы Гарифулла Гайнуллинның кызы. Хәзер аңа 90 яшь. Телләреннән зекер төшмәүче, йөрәкләре Аллаһка бәйләнгән, догалары кабул булучы ишаннарны күреп, белеп үскән ул, яшьлегендә алардан дәресләр алган. Шуңа күрә абыстайның замана имамнарына таләбе бик урынлы яңгырый.

«Рамазан аенда оныгым дүртенче баласын тапты, Алланың биргәненә шөкер! Бала тудыру йортыннан өйгә кайтканда ук бар кунаклар белән мәчеткә кереп, исем куштырабыз, дип, алдан ниятләде. Үз мәхәлләсенең имам-хатыйбы белән вакытын да билгеләгәннәр. Әмма көне-сәгате килеп җитеп, «без юлга чыктык», дип хәбәр салгач, имам: «Мин исем кушмыйм, баламның мәктәбендә җыелыш, анда барасым бар, мәчеттә хезмәткәрләрем булырга тиеш», – дип кенә җаваплаган. Шулай да мәчеткә бара торган юлларыннан борылмаган болар. Аллаһ йортында бер егет исем куштыру йоласын үтәгән үтәвен. Әмма кайда диген – аш өстәлләре торган бүлмәдә. Ашханә булгандыр инде ул. Намаз залында үткәрүне сорагач, «ул түләүле», дигән. Әлбәттә инде, оныгымның кәефе нык төшкән, миңа елап шалтыратты. Янымда үскән, тәрбияләнгән һәм гарәп телендәге Коръәнне тәҗвид белән укучы оныгым шунда моннан өч ел элеккеге вакыйганы да исенә төшерде. Анысы да әлеге дә баягы үз мәхәлләсе мәчетендә булган иде. Ул вакытта алар никах укытырга теләп мөрәҗәгать иткәч, алты мең сум сораганнар. Акча түләргә теләмәсәгез, никах мәчетнең матур залында түгел, ә гади бүлмәдә булачак һәм имам-хатыйб үзе түгел, башка кеше укыячак, дигән сайлау алдында да калдырганнар. Аллага шөкер, бүтән мәчет имамы белән сөйләшеп, бик матур никах укыттык. Ни хәл бу!? Теге имам-хатыйб үз вәгъдәсен бозган, ана кешегә хөрмәтсезлек күрсәткән, өстәвенә күп балалы гаиләгә шундый тарифлар куйган! Мондый имамнар кешеләрне исламга тарта алмый, алар кешеләрне диннән ваз кичтерә. Шуңа күрә әле мөфтигә дә барасым килә: булачак хәзрәтләрне халык белән сөйләшергә, аралашырга, аны кабул итәргә өйрәтсеннәр иде. Әдәп-әхлакка!

Сезгә килмәгән дә булыр идем, мисаллар күп, йөрәгемдә җыелды. Үзем белән дә шундыйрак хәлләр булды быел. Бер мәчет-мәдрәсәгә – фидия, икенче җиргә фитра сәдакасын илттем. Тегесендә дә, монысында да дога кылып алып калучы булмады. Шундый илтифатсызлык күрсәттеләр менә, йөрәгем елады. «Әнә теге ящикка сал». «Әнә тегендә калдыр». Шул да булдымы инде мөселман җирендә кабул итү!? Шунда «Әлхәм» белән «Көлһу Аллаһ»ны укып, фәлән кызы фәлән исеменнән, дип, дога кылып булмыймыни! Ярар, мин. Әле намазда булмаган, аятьләрне бөтенләй белмәгән, әмма Рамазанда йөрәге йомшарып, мәчеткә килгән кеше шундый мөнәсәбәткә очрап, ничек мөселманнарны яратсын, ничек динне үз итсен? Әтием мәрхүм әйтә торган иде, сәдака бирер кеше дә калмас, дип. Акчасыз хәерчеләр турында түгел, менә шушындый күңелләре белән ярлы буын заманы турында әйткән икән ул. Тәүлек буена Аллаһка зекер кылып яшәгән йөрәкләре алдан күргән икән. Аннары әтинең тагын бер сүзе бар иде. «Кызым, астагы кулга караганда, өстәгесе барыбер яхшырак», – ди торган иде, сораучының түгел, бирүченең хәлен аңлатып. Ул беркайчан да мәчеттә эшләмәде, гыйлем алырга килүчеләргә дә киңәш итмәде. Имамнарга дәрес-гыйбрәт булсын, бастырыгыз әле. Монда мәчетнең, имамның исемнәрен фаш итмибез, дисәгез дә, мөфтинең үзенә әйтермен. Бер барып җитәрмен әле, Аллаһ теләсә».

Зөбәрҗәт абыстай сөйләгән мондый күренешләр турында соңгы арада еш ишетелә. Берәүне әнә мәчеткә намазга да кертмәгәннәр, икенче берәүдән мәчетне карап чыккан өчен генә дә акча сораганнар… Халык күтәргән Аллаһ йортларында дорфа, ваемсыз, үзләрен мөселман санаучылар хуҗа булып алган түгелме? Бу сорауга өммәт җитәкчеләре җавап табар, дип өметләник. Олы кешенең йөрәген борчуга салган бу мәсьәлә турында шуның өчен яздык та. Кем белә, Аллаһ кушып, хәлләр уңай якка үзгәрер.

Ләйлә ЗАРИФ, Казан шәһәре

Безнең гәҗит

Фото: архив

Бәйле