Көтеп алган сабыемны дәвалау өчен 700 мең сум акча сорыйлар

-- Лэйсирэ

Апаста яшәүче Альбина әнә шулай дип җан авазын җиткерә. Кызы Раинаны ничек тә бәхетле итәсе килә аның. “Һәр әни дә баласы сәламәт булса гына бәхетле. Тик минем очракта алай булып чыкмады. Көтеп алган сабыем авыру туды, – ди ул. – Табиблар, кислород җитмәү, диләр. Әнә шуңа да аның акыл үсешенә дә, аяк-кулына да зыян килгән. Башка кислород килмичә тору күп кенә нерв күзәнәкләренең үлүенә китергән”.

Сабый өч ай үткәч тә башын тота алмагач, Имаметдиновлар гаи­ләсе кая гына бармый. Күрен­мәгән табиблары, йөрмәгән өш­керү­че­ләре, күрәзәчеләре калмый. Тик берсе дә уңай нәтиҗә бирми. Бала һаман беркилеш тора, алга китеш юк. Озакламый җиде яшен тутырса да, сөйләшә дә алмый, хәтта йомышларын да үзе үтәми.

– Бала авыргач, гел өйдә булдым. Әле ярый каенанам Мәдинә бар. Ул бик ярдәм итә. Раинага өч яшь тулгач, эшкә чыктым. Аннары икенчесен алып кайттым. Хәзер яшь ярымлык кызым бар. Без хәзер өчебез өйдә утырабыз. Тормышны алып бару ирем җилкәсендә. Әле дә ул бар дип сөенәм. Өйдә утырсак та, тик тормыйбыз. Балага күнегүләрне үзем ясатам. Әмма ЛФК, массаж булса, бөтенләй башкача инде ул. Әле, шөкер, Раина үзе йөри ала. Тик утырса, тора алмый. Сөй­ләшмәвенә, аң үсеше тукталып торганга борчылам, – дип сөйли Альбина. – Каенанамнар фатирда яши. Килен булгач, бергә тордык. Күптән түгел район ярдәме белән йорт төзеп чыктык. Монда Раина өчен бик уңайлы, җайлы. Зур өебез булганга үзебез дә ышанып бет­мәдек әле. Дәвалану гел акчага килеп тоташа. Татарстан, Россия табиблары бернинди өмет тә бирми. Ә менә чит илдәге бер тернәк­ләндерү үзәге үзенә чакыра. Мин аларга ба­лам­ның диагнозын аңлатып яздым. Алар күңелемә ышаныч кертте.

Тик ул клиника 700 мең сум сорый икән. Әлеге гаиләнең аның кадәр акчасы юк. Шуңа да алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. “Бергә бәби тапкан хатын­нарның балалары быел укырга бара. Минем дә кызымны мәктәптә укытасым килә. Кызым башкалардан ким түгел лә! Көз айларын күңелем тулып көтәм. Әгәр сау-сәламәт булган булса… дип уфта­нам. Тик бернишләп булмый. Кү­рә­чәк­тер, без­нең гаиләгә килгән бер сынаудыр дип тынычланам. Әмма күңелем ышана, кызым савыгачак!”

Раина Имаметдиновага булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Реквизиты ПАО Сбербанк
Банк получателя: доп. офис № 8610/0631 ПАО Сбербанк
Кор/счет банка: 30101810600000000603
БИК банка: 049205603
Счет получателя: 40817810162002588240
ФИО получателя: Имамутдинов Раиль Равилович
Номер карты: 4817 7600 0941 8280

Реквизиты ПАО “АК БАРС” банк
Банк: ПАО “АК БАРС” банк г. Казань
БИК: 049205805
К/сч: 30101810000000000805
в Отделение НБ РТ г. Казань
ИНН: 1653001805
КПП: 165601001
Расч. счет: 30232810600192250001
Наименование:
ПАО “АК БАРС” банк
Получатель денежных средств: Имамутдинова Альбина Талгатовна
Номер карты: 5209 3512 3024 7038. Без налога (НДС)
Для зачисления денежных средств на картсчет: № 40817810600197783726

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бәйле