Буада поезд бәреп 4 кеше һәлак була [фото]

-- Лэйсирэ

Татарстанның Буа районында поезд белән «тугызлы» машинасы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ»га Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кошкино-Шимяково автоюлы аша чыга торган көйләнми торган кичүдә булган авария турында хәбәр кичә кичке җидедә 112 номерына килгән. Тугызынчы модельле «Лада» машинасы Волгоградтан Нижневартовскига бара торган поездга бәрелгән.

Машина йөртүче һәм өч пассажир урында һәлак булган.

Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 16 кеше, шул исәптән 5 коткаручы эшләгән.

«Татар-информ»

Бәйле