«Татар-информ” хәбәрчесе Гүзәл Уразовадан планнары, җәйге яллары һәм башка яңалыклар турында сорашкан.

– Җәй көне безнең киләсе концертларга әзерлек чоры. Сезон ябу белән сезон ачу арасы бик кыска.

Дөресен әйтим, без инде күптән ял иткән юк. Соңгы тапкыр ялга ел ярым элек барган идек. Минем уйлавымча, ял итәргә гаилә белән, балалар белән, вакытың күп булганда барырга кирәк. Ә быел сезоныбыз бик кайнар, графигыбыз да тыгыз булды. Ялга вакыт әлегә калдырмадык. Аллага шөкер, үзебездә дә һава торышлары матураеп китте. Әби-бабайлар да “безгә кайтыгыз” дип авылга чакырып торалар. Шуңа күрә быел чит илдә түгел, үзебездә рәхәтләнеп ял итәрбез дип уйлыйбыз. Безнең җәйге яллар Башкортстан һәм Пермьдә үтәчәк. Олы кызыбыз Эллария лагерьда ял итә, Камилә белән Самир авылга кайтып-китеп йөри, — диде җырчы.

— Яңалык буларак, бездән бөтенесе дүртенче бәби көтә. Әмма үзебез көтмибез әле. Ул сорауны еш бирәләр. Быел 15 юбилей сезоныбыз. Шул 15 ел эчендә чыккан хитларыбызны бер программага сыйдырырга тырышырбыз. Әмма ул мөмкин түгел, билгеле. Без һәрвакыт тамашачы, яраткан халкыбыз өчен иҗат итәбез. Халык безне кабул итсә, җырлап та, биеп тә, сөйләп тә күрсштергә мөмкинбез. Чөнки ул безнең иҗатыбыз һәм аны үстерү юнәлешендә күп еллар эшлибез, — ди Гүзәл Уразова.

Интертат

Бәйле