Сәгать эчендә бер урам янып беткән иде [килгән хат]

-- Лэйсирэ

Атна дәвамында бик коры эссе булу, әлбәттә, янгын куркынычсызлыгы турында кайгырту өчен җитди сәбәп. 3нче июль көне Арча районы Ашабаш авылында янгын чыгып, яшь гаиләне сәгать эчендә йорт-җирсез калдырды. Башта йорт, аннары мунча, сарай тулысынча янып бетте.

Сәгать кичке бишләр тирәсендә агач йорт дөрләп яна иде. Авыл халкы, олысы-кечесе, чиләген, савытын тотып шунда чапты. Хуҗаларның өйдә булмавын күп кеше шунда гына белде. Бу гаиләдә кечкенә балалар булуын да исәпкә алганда, күпләр җиңел сулап куйды. Ялкын канатлары күккә күтәрелгәндә, янгын сүндерүчеләр юк иде әле. Күрше йортта мичкәләрдә, ванналарда су булу бик тә яхшы булды. Чыннан да кайгыртучан, уңган хуҗалар икәне күренеп тора иде. Әмма алар да бу вакытта өйдә юк иделәр. Авыл халкы, бигрәк тә үсмер яшьләр янгын бу йортка да күчмәсен дип җан талашты. Хатын-кызлар, әбиләр үзләрен аямыйча су ташыганда урамда читтәрәк карап торучылар да күренгәләде, араларында таш күчерерлек ир-атлар да бар иде, соңрак алар да эшкә кереште керешүен… Ә менә Ашабашның яшь егетләренә сүз әйтерлек түгел, алар чын батырлар, кызлары да калышмады. Соңгы вакытта яшьләр начар, ваемсыз дигәнгә менә дигән җавап бу.

Шул арада янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте. Алар килгәч, халык тагын бер тапкыр җиңел сулап куйды, әмма янгын сүндерешүдән туктамадылар. Мин, бәлки, хаклы түгелмен, әмма кайбер янгын сүндерүчеләр үзләренең чын һөнәрилекләрен күрсәтмәде. Янгын сүндерүгә укымаган, тәҗрибәләре булмаган авыл кешеләренең һөнәр ияләренә кайсы турыга сибәргә кирәген күрсәтүләре моңа ачык мисал, минемчә. Янгын сүндерү машинасыннан азга гына калышып, тирә-күрше авыллардан янгын сүндерүгә җайланган су тулы цистерналары белән башка техникалар да пәйда булды. Санаулы, бик тә кадерле минутлар эчендә шундый җиде-сигез трактор-машинаның килеп җитеп эшкә керешүе районда янгын куркынычсызлыгына җитди караш булдырылганлыгы турында сөйли. Минем хәтеремдә Татарстанның бер авылында эссе вакытта янгын чыгып, сәгать эчендә бер урам янып беткән иде.

Әлбәттә, янгынның сәбәпләре ачыкланыр. Торыр урынсыз, яшәү өчен кирәк-ярагы калмаган гаиләгә дә мондый бердәм, тырыш авыл халкы булышмый калмас.

Чынлап та авылны халкы бизи, Ашабашның да авыл дип җан атып яшәгән егетләре бар. Шулардан Илдусны атасам, авыл кешеләре мине хуплар гына. Әлеге янгында да ул оештырып, беренче булып йөрүчеләрдән иде. Кеше бәласенә ваемсыз булмаган барлык авылдашларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Шушы янгын вакытында башын да күтәрмичә сәгать дәвамында краннан су агызып торган өлкән яшьтәге апага күзем төште. Минем аңа хөрмәтемне белдерәсем килде, үзем дә сизмәстән: «Апа, исемегез ничек була?» – дип сорадым. «Венера апаң булам, чишмә буенда торам», – диде ул.

Янгыннан соң берничә көн үткәч, Иске Чүриле авыл советы башлыгы Заһидуллина Гөлнара Рафис кызы белән элемтәгә кердем. «Йортлары янган гаилә Казаннан, авыл җирендә яшиселәре килеп, Ана капиталы акчасына Ашабашта иске йорт сатып алдылар. Аны дача итеп кулландылар, шимбә, якшәмбе, отпуск, вакытларында шунда тордылар. Хәзер урынны чистартып бетереп, киләчәктә тагын шул нигездә торыр урын булдырырга уйлыйлар, бу турыда миңа хәбәр иттеләр. Кызганыч, йортны иминиятләштермәгән булганнар. Әмма ярдәм сорап иганәчеләргә мөрәҗәгать итмәкчеләр. Без үзебезнең тарафтан моның өчен аларга хат әзерләп бирәбез. Алар белән киңәшләшеп, авыл халкыннан да ярдәм оештыра алабыз. Авыр хәлгә калганнарга шулай ярдәм итү безнең авылларда гадәткә кергән, һәркем хәленнән килгәнчә булышырга әзер. Янгын сәбәпләренә килгәндә хуҗалар аптырашта, барысы да тәртиптә иде, диләр. Янгын сүндерүчеләр электр челтәреннән чыккан дип фаразлый. Янгын вакытында «Яңарыш» агрофирмасы (директоры Айрат Бульмаков) булышты, безнең алар белән килешү бар. Кәче авылыннан да техника килде. Авыл старостасы Илдус Кәримовка да бик зур рәхмәт», – диде ул.

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА, Арча районы

Безнең гәҗит

Бәйле