Айсылу Габдинова күпләргә “Алабута” җыры аша таныш. Шулай ук ТНВдагы “Кайнар хит” тапшыруын алып баручы буларак та беләләр аны. Габдиновлар гаиләсе Айсылуга 4 яшь чакта Уфадан Казанга күченә. Әтисе Айдар – җырчы, Татарстанның атказанган артисты. Әнисе Зилә – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ильяс һәм Мансур исемле ике энесе бар.

Бу көннәрдә Айсылу Башкортстанга әбисе янына авылга кунакка кайткан. «Монда эссее…Якынча +33 градус! Казанда 3 көн булмагач, Казан урынында микән, барыгызда исән-сау микән, дөнья әйләнмәгән микән дигән уйлар килә башка…Әйбәтме соң? Шәhәрне сагындым дип әйтә алмыйм, ләкин кайтырга кирәк, тиздән булам!» дип яза яшь җырчы.

Бәйле