Казан кунакханәләренең берсендә түшәм ишелеп төшә [видео]

-- Лэйсирэ

16 июль Казанның Петербург урамындагы дүрт йолдызлы Suleiman Palace кунакханәсендә түшәм ишелеп төшкән. YouTube каналында видеороликның авторы буларак Михаил Гончаров дигән кеше исеме тора.

«Егетләр, карагыз. Әле генә бүлмәгә кереп ятуым булды, түшәм ишелеп төште. <…> Нормально, исән», ди ролик герое.

Кунакханә вәкиле исә «БИЗНЕС Online» корреспонденты белән әңгәмәдә бу вакыйганың дөреслеккә туры килмәвен әйткән.

Шулай да күпләр видеодагы интерьер кунакханәнең рәсми сайтындагы фотолардагы интерьер белән бик охшаш дигән фикердә.


Фото: скриншот

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий