Владимир Путин ялгышып башка ил президынты булуын да әйтә башлый [видео]

Русия президенты Владимир Путинның 16 июльдә Fox News телеканалына биргән әңгәмәсе чыкты. Анда кызык мизгел булып ала. Путин очраклы гына башка ил президынты булуын да әйтә яза. Ягъни АКШның да, авызыннан “Я стал президентом Сое..” дигән сүзләр чыга башлауга, ул тиз генә “Русия президенты булдым” дип дәвам итә.

 

16 июль Финляндия башкаласында АКШ һәм Русия президентлары очрашуы тәмамланды. Владимир Путин белән Дональд Трамп ике сәгатьтән артык икәү генә сөйләште. Аларның сөйләшүе планлаштырылганнан ярты сәгатькә озаграк дәвам итте.

«Барыбызга билгеле: ике як мөнәсәбәтләре катлаулы чор кичерә. Ләкин шунысы билгеле: аларның объектив сәбәпләре юк. Салкын сугыш тәмамланды. Безнең барлык фикерләребез туры килми. Ләкин безгә уртак урыннарны эзләргә, тыгызрак эш итәргә кирәк», диде очрашу нәтиҗәсе турында Владимир Путин. Ул очрашудан кәнәгать булуын белдерде.

Бәйле