Ветераннарга дигән телевизорларның «югалу» тарихы [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Олырак кешеләр хәтерлидер, сиксәненче ел ахырлары, туксанынчы ел башларында яшәү нык кына авырлашты. Кибетләрдә берни юк иде: ни азык-төлек, ни электр товарлары, ни җиһаз, төзелеш материаллары… Без үзебез дә 3 ай буена суыткыч эзләдек, ярый әле бәхетебезгә, таныш-белешләр аша таба алдык. Моны хәзерге яшьләр белеп торсын дип кенә язам, акчаң булса да, әйбер алып булмый иде.

Мин ул вакытта Казан заводларының берсендә, социаль тәэминат бүлегендә инженер булып эшли идем. Менә шундый кризис вакытында безнең завод директоры алдынгы эшчеләргә, хезмәт һәм сугыш ветераннарына мәрхәмәтлелек күрсәтергә булды. Башта алдынгы эшчеләргә 80 данә суыткыч алып кайтып бирдек. Суыткычлар белән эш шома гына барды. Яшел Үзәндәге заводтан гына алдык без аларны.

1991нче ел башында директор безгә яңа йөкләмә тапшырды – сугыш ветераннарына телевизор табып бирергә кушты. Бушка түгел инде, акча түләп алырга. Кешеләрнең мондый изге эшкә күңелләре бик күтәрелде. Директор урынбасарлары берничә тапкыр безнең министрлыкка да барды, анда авырлык белән генә риза булганнар. Рөхсәтен бирделәр бирүен, тик телевизорлар беркайда да юк. Аптыраганнан, без бүлек башлыгы Ренат белән командировкага чыгып киттек. Башта Александров шәһәренә бардык, анда берни дә барып чыкмады, завод бөтенләй эшләми иде. Аннары Рязань шәһәрендәге «Сапфир» заводына бардык. Анда телевизорлар апрель-май аенда гына булачак, диделәр. Өченче тапкыр Мәскәүнең «Темп» заводына киттек. Алары да шул май айларында гына килергә кушты. Каршы да килә алмыйлар иде, чөнки безнең кулда министрлыкның наряд белән телевизорлар алырга дигән рөхсәт кәгазе бар. Менә нинди заманнар иде: бер тиен дә акча түләмичә, без никадәр телевизор алырга тиеш идек, ә исәп-хисапны бер айдан гына ясыйсы. Хәзер акча түләмичә, энә дә, бер кап шырпы да алып булмый. Советлар чорында кешеләргә һәм оешмаларга ышаныч зур иде шул.

Ярар, 5нче майларда кабат Мәскәүгә барырга җыендык, чөнки 9нчы майга кайтып та җитәргә кирәк бит. Фуралы өр-яңа КАМАЗ бирделәр. Ул шундый да зур, ул вакытта андый машиналар бик сирәк иде әле. Безнең заводныкы да түгел, читтән килгән машина. Шоферы Ринат исемле, «дальнобойщик», бик тәҗрибәле егет, диделәр. Нык кына гәүдәле, кырыс, үзсүзле кеше икән. Мәскәүгә буш җибәрмәделәр, теплица төяделәр. Шундагы бер түрәгә булгандыр, мөгаен. Минем уемча, телевизорларны алырга шул агай булышты бугай.

Мең газаплар белән барып җиттек Мәскәүгә. Ничә җирдә ГАИ хезмәткәрләре туктатты. Ринат юлларда бик күп йөргән, ничек җавап бирәсен белә. Теплицаны Мәскәүнең Таганка мәйданы тирәсендә бушаттык. Телевизорлар җитештерә торган завод та аннан әллә ни ерак түгел икән. Бик авырлык белән генә төяделәр ул телевизорларны. Теге алагаем зур фура да тулды. 90 данә төсле телевизор бит! Монда эшне бетергәч, киттек Рязань шәһәренә. Анда 30 данә кечкенә «Сапфир» телевизоры алдык. Анда да авырлык белән генә төяделәр. «Нишләп сезне озатып йөрүче кораллы конвоегыз юк. Юлда ни генә булмас», – диделәр. Чынлап та, алар дөрес әйтә, әгәр белсәләр безнең машинада нинди байлык булганын! Анда безнең ул вакыттагы акча белән 10 мең сумлык товар иде. Ә ул акчага әллә ничә фатир алып була иде.

Рязань шәһәреннән кичкә таба чыгып киттек. Юлда ГАИ хезмәткәрләре күп, чөнки 9нчы май бәйрәме җитә бит. Төнге уникенче яртыда Гусь-Хрустальный шәһәренә кайтып җиттек. Ринат шундый кеше: машинасын милиция йорты каршына китереп туктатты. Минем котым алынды: штраф чәпәрләр! Тик теге дальнобойщик милиционерга үзе машинаны сакларга кушты. Алар безгә яхшы гына урын күрсәттеләр. Мең җәфа белән, маҗаралар күрә-күрә, 9нчы май көнне генә Казанга кайтып кердек. Ринат мине өйгә кадәр кайтарып куйды: төн җитеп килә иде инде. Ял көне булгач, завод эшләми. Шофер, машинаны завод ишегалдына куям, дип китеп барды. Икенче көнне яхшы кәеф белән эшкә киттем. Әйе, машина тора. Бераздан Ринат та килде. Без машинаны бушата башладык. Бушатып бетергәч, склад мөдире: «88 төсле телевизор һәм 30 «Сапфир», – ди. Минем күз маңгайга менде, ничек 88? Үзем кат-кат санадым бит, 90 иде. Шунда Ринат килде дә, склад мөдиренә 2 мең акча бирде: «Теләсәгез нишләгез, 2 телевизорны мин үземә калдырам», – ди бу. «Сиңа кем рөхсәт бирде? Юлда берни дә әйтмәдең бит!» – дип кычкырып җибәрдем. «Миңа киткәндә үк рөхсәт бирделәр. Ул теплицаны азаплана-азаплана төяп, мең газап белән телевизорларны алып кайттым. Бу хезмәтем ике телевизорлык кына булгандыр дип уйлыйм», – диде дә, машинасын кабызып, завод ишегалдыннан чыгып та китте.

Минем башта моңа бик исем дә китмәде. Чөнки акчасын калдырды, эшен башкарды. Бәлки, чынлап та, телевизорларны алырга рөхсәт тә биргәннәрдер. Ул теге көнне мине өйгә кайтаргач, туры заводка китмәгән, үзенә сугылып, ике телевизорны алып калган булып чыга инде. Әйтәләр шул, юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән яхшырак булсын, диләр.

Склад мөдире Ринат калдырган акчаларны миңа бирде дә, мин бухгалтериягә киттем. Тик анда миннән акчаны алмадылар, әле бәясен белмибез, диделәр.

Берничә көннән мине бухгалтериягә чакырдылар. Теге ике меңне тотып, тиз генә шунда йөгердем. Баш бухгалтер үзе каршылады: «Иптәш Мифтахов, директорны акча кызыксындырмый, аңа телевизор кирәк. Ничек булса да теге шоферны табарга тырыш, – ди бу. – Әгәр табылмаса, ике сугыш ветераны телевизорсыз калачак».

Минем башыма таяк белән суктылармыни! Ул вакытта сугыш ветераннары күп иде әле. Күз алдыма орден-медальләрен чылтыратып, мескен кыяфәттә ике ветеран килеп басты. Алар бит безнең өчен сугышкан, үлем белән күзгә-күз очрашканнар. Аларны кимсетергә ярамый, тизрәк телевизорларны табарга кирәк. Мин бу хакта бүлек башлыгы Ринатка аңлаттым да, тизрәк теге шоферга чаптым. Аның кайсы йортта яшәгәнен белә идем. Тотындым эзләргә моның фатирын. Гел ерак юлларда йөргәнгә, бу йортта аны сирәк кеше генә белә икән. Ниһаять, берәү табылып, мин эзләгән кешенең кайсы фатирда яшәвен күрсәтте. Билгеле инде, ишекне ачучы булмады. Ике сәгатьләп көттем дә кире эшкә кайтып киттем. Күңелем бераз күтәрелде: «дальнобойщик»ның кайда яшәгәнен белдем бит! Бу хакта директор урынбасарына да әйттем. Ул миңа һәркөнне шул фатирга барырга кушты. «Бер кайтыр әле, кайтарып бирер телевизорларны», – ди.

Шуннан соң, почтальон шикелле, һәркөнне шушы йортка йөри башладым: иртән дә киләм, көндез дә, кич тә. Ринат кына күренми. Бер айга якын вакыт узды. Гаиләбездән тынычлык качты, ашыбыз – аш, йокыбыз йокы түгел. Эшкә дә барасы килми, барысы да миңа гына карыйлардыр, мине гаеплиләрдер сыман тоела башлады. Анысы ачулануын беркем дә ачуланмады. Бүлек башлыгы Ринат: «Ярар, берни дә булмас, барысы да яхшы булыр», – дип, юаткан да кебек итте.

Көннәрдән беркөнне Ринатларга барсам, ишеге ачык моның. Әле генә командировкадан кайтып төшкән. Кыска гына шорты киеп куйган, аяклары – өстәлдә. Анда ни генә юк: аракысы да, коньягы да, ромы да, тәм-томы да… «Нәрсә эчәсең?» – дип сорый бу миннән. «Анысы соңыннан. Әйт әле, бер ай буе кайларда йөрдең?» – дим. «Ай малай, минем маршрут бу юлы озын булды. Башта Мәскәүгә бардым. Анда төялдем дә, Үзбәкстанга җибәрделәр – Сәмәрканд шәһәренә. Аннан Литвага. Анда барышлый тиз генә өйгә кереп чыктым, юлы Казан аша үтә аның. Инде Иркутскилар, Новосибирскилар аша өйгә кайттым менә», – дип тезеп китте Ринат. «Син ярты Советлар Союзын йөреп чыккансың, мин сине бер ай буена эзлим. Анда завод администрациясе теге телевизорларны таптыра. Ике сугыш ветеранына җитми калды. Аларны кая куйдың?» – дим. Ринат шаркылдап көләргә тотынды. Көлеп туйгач: «Йә, кайда күрәсең син монда телевизор? Табасың икән – синеке. Алар юк инде. Мин сезгә акчасын бирдем, җитмәсә, өстәп бирермен. Квитанциясен китерерсең, бетте-китте!» – дип, мине чыгарып җибәрде. Бик күңелсезләнеп кайтып киттем. Икенче көнне директорның секретаренә кереп, кичәге хәлне сөйләдем. Ул да мине юатырлык берни әйтмәде. Шуннан соң мин кибетләргә белдерүләр бирдем: «Безнең шундый хәл, срочно ике телевизор кирәк. Нинди марка булса да ярый, тик төсле телевизор булсын». Ләкин телевизорларның шәүләләре дә күренми. Күңелсезләнеп йөреп, 3 айдан артык вакыт узды.

Ул арада 1991нче елның 19нчы августы килеп җитте. Ә ул көнне, үзегез беләсез, ГКЧП булды. Завод директоры тиз арада барыбызны җыйды да, нинди кимчелек бар, барысын да бетерергә кушты. Теге телевизорлар өчен акча түләргә рөхсәт итте. Тиз генә бухгалтериягә чаптым. Анда ике меңгә үземнән дә 800 сум өстәргә туры килде. Телевизорның бәясе 1400 сум булган икән. Көн саен бәяләр үсә башлаган вакыт иде бит.

Аллага шөкер, барлык ветераннар да үзләренә тиеш телевизорны алды, әле берничәсе артып та калган булып чыкты. Безнең директорга бөтен кеше дә рәхмәт укыды. Минем дә өстән авыр йөк төште.

Ә теге Ринатны моннан ун еллап элек каты авырудан үлеп киткән, дип сөйләделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын инде.

Юныс МИФТАХОВ, Казан шәһәре

Безнең гәҗит

Фото: pixabay.com/ru

Бәйле