Казанның бер йорт тирәсен тараканнар баса [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Казанның Идел буе районында Гарифҗанов урамындагы ишегалдын тараканнар баскан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Шаһитлар тараканнар күчен 38нче йорт каршындагы җылылык үзәге янында видеога һәм фотога төшереп алган.

Йортларның берсендә яшәүче кеше сүзләренчә, бирегә элек тә тараканнар җыела торган булган. Якында гына котельная урнашкан. Кешеләр шунда ук кошларны ашаткан.

Татар-информ

Бәйле