Фердинанд Сәләхов Илһам Шакировка үпкәләвен сөйли

-- Лэйсирэ

Җыр сәнгате бер урында гына таптанып тормый. Тик, алга барган саен, миллилегебез, тыйнак­лыгыбыз, моңыбыз югала бара төсле. Әле ярый җырчылар арасында шул миллилекне саклап калырга омтылучылар бар. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов менә шундыйлардан.

Курган өлкәсенә Сабантуйга баргач сөйләшеп алдык без аның белән. Чит төбәкләрдә дә җырчының чыгышын яратып каршы алалар, сәхнәгә кат-кат чакыралар. Фердинанд әфән­де милли җыр сәнгатенә булган мәхәббәтен һәм хөр­мәтен яңа буынга да күчерә. Бу урында аның укучысы Ярамир Низаметдинов турында да әйтеп үтәргә ки­рәктер. Тумышы белән Курган өлкәсендәге, Шадрин районының, Йолдыз авылыннан булган егет якташлары кар­шын­да чыгыш ясаганда алкышлар­ның иң көч­лесен алды. Ә моны кү­реп торган Фердинанд Сә­ләхов укучысыннан, һич­шиксез, канәгать калгандыр. “Телне, моңны ме­нә шулар сакларга кала инде”, – ди Фердинанд әфәнде.

– Сез – күп еллар үз сти­легезгә тугры калып, югалмаган артистларның берсе. Үз урыныгыз, кабатланмас исемегез бар…

– Ул барысы да эш, хезмәт, үз һөнәреңә бәй­лелектән килә. Иҗат кешесе үзен табарга тиеш. Аннары тамашачыны табасың. Әйтик, Балтыйк буенда бертөрле тамашачы, Казахстанда – икенче төрле. Бе­ренчесендә халык мул яши, рәхәт яши. Казахстанда бездән читкә китеп, аерылып калган татарларыбыз күп, аларда җирсү көчле. Шуңа карап репертуар да сайлана. Үз имид­жыңны табу да – сәнгать, иҗатның дәвамы. 38 ел элек нинди ысуллар белән җырлый идек, хәзер инде алай гына булмый. Хәзер хәрәкәт заманы.

– Сез сәнгать советлары дип аталган “мәктәп” үткән кеше дә әле…

– Яшь буынга юнәлеш бирүче юк. Алар үзләре эзләнә. Ә үз юнәлешеңне табу бик кыен. Шул сән­гать советларында безгә юнәлеш күрсәтәләр иде. Мин әсәр­ләр алып киләм, ә Илһам абый Шакиров: “Менә моны җырлыйсың, менә бусы синеке түгел”, – дип кенә җи­бәрә иде. Җырлыйсы килми инде ул кушканнарны! Ярамир бе­лән дә шулай булып алды. Өйрәткәндә, көчләп өйрә­тәсең. Алар бит сән­гатькә кереп кенә килә әле. Ярамир да: “Абзый, җыр­ла­мыйм, җырлый алмыйм!” – дип кырт кисә иде. Бер генә мисал китерәм. Татар җыры­ның таҗы – “Эскадрон” җы­ры. Аны башкару өчен киң сулыш кирәк. Ярамир бер концертта шуны җырлыйм әле, дип үзе сорап килде. Ә өй­рән­гәндә ничек иде?! Менә шулай өйрәтәсең алар­ны. Мине дә шулай өй­рәттеләр, мин дә Илһам абыйга үпкәли идем. Бөтен кеше такмак җырлый, кул чаптыра, ә миңа нинди җырлар җыр­латтыралар, янәсе! Җиңел юлга күчү бик рәхәт шул. Сәнгать советлары телне, җырны, сәхнәне, музыканы чүпләмәс өчен кирәк.

– Элеккеге халык җыр­ларын заманчалаштыру яшь җырчыларда аеруча күзәтелә. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Кабер ташына кагылырга ярамаган кебек, шулай ук халык җырларына да саксыз кагылырга ярамый. Заманча ясыйбыз, дип, тамырыннан аермыйлар. Әл­бәттә, ул җырларны җыр­ларга кирәк. Бәлки, аларны шул ук стильдә, элеккечә җырларга да ярамыйдыр инде, ләкин, җырның умыртка сөяген сындырырга ки­рәкми. Һәр үзгәртүнең чамасы булырга тиеш. Менә без Ярамир белән “Уел”ны җыр­лыйбыз. Без аны киңәйттек, өстәмә ноталар куйдык, кө­чәйттек. Чын әсәр итеп би­рергә, халык җырларын алай итеп үзгәртергә ярый. Шау-гөргә генә корып калдырмаска иде. Яшьләр үз белем­нәреннән чыгып җыр­ларны заманчалаштыра, шу­ның аркасында күп нәрсә­ләр имгәнә. Минем карашым ниндиме? Әгәр җырчы шул җырга зыян китергән икән, тискәре. Ниндидер яңалык кертеп, көчәйтеп, киләчәк­кә – мирас, яңа тавышларга әсбап итеп калдырырлык дәрәҗәдә үз­гәртсә, уңай.

– Ә ул җырларны тамашачы кабул итәрме соң?

– Тамашачыны наданга санарга ярамый. Тамаша­чының да төрлесе бар, билгеле. Әмма аңа ияреп утыру да дөрес булмас иде. Без үзебез халыкны ияртеп, үстереп алып барырга тиеш.

– Телне саклауны җыр­га сылтап калдырган мәлләр дә булды. Бу юл дөрес юл булыр идеме икән?

– Җырда – шигърият, ә шигърияттә – татарның теле, телдә – сүз. Син нәрсә турында җырлаганыңны белеп җырларга тиеш. Бернинди татар сүзен белмәгән урыслар да җыр аша телне өй­рәнә. Татарча җырлар өчен махсус телне өйрәнгән кешеләрне дә беләм мин. Ярамир – шуның бер мисалы. Ул – урыс телендә белем алып, урыслар арасында яшәп, Курганнан хәтле Татарстанга килгән егет. Чип-чиста татарча сөйләшергә өйрәнде бит. Аңа ул кирәк, аның җырлыйсы бар. Яра­мирның хыялы – татар җыр­чысы булу. Тел сагында җыр жанры зур роль уйный. Моңа бик сак карарга, пропагандаласак та, чиста килеш пропагандаларга ки­рәк.

– Читтә яшәүче мил­ләт­тәшләр өчен ерак төбәк­ләрдә Сабантуйлар уздыралар. Кирәк гамәл дип саныйсызмы моны?

– Читтә тел тансык. Ярамирның туган авылында идек әле, ул – укытучылар гаиләсеннән. Туганнан туган апасы – мәктәп директоры, күптән түгел Кукмарада булган, шунда балалар бакчасына кергән. “Эх, ул балалар татарча шундый тәмле сөйләшәләр, тотып сөясе килә үзләрен!” – дип кызыгып кайткан ул. Аларда да татар теле укытыла, әмма телне өйрәтүче белгечләр җитми. Ярамир авылында үзенчә­лекле татар теле, диалектлары бар. Суган аларда – “пыяз”, кишер – “сәр­дәк”. Борынгырак телгә тартым. Кая гына барсак та, телгә сусау си­зелә. Тел, гореф-гадәтләр югалмасын, татарлар урыслар арасында да үзләрен татар итеп тойсыннар, нинди милләт­тән булуларын онытмассыннар, белсеннәр өчен Татарстан шул милли бәйрәмнәрне үткәрә бит. Сабантуй – татарлыкны күрсәтүнең бер ысулы. Бәйрәмгә балалар да килә, алар күреп, җыр­ларны ишетеп, каннарына сеңде­реп калалар. Болар барысы да милләт үлмәсен дип эш­ләнә.

Чулпан Гарифуллина, Ватаным Татарстан

Бәйле