Салават Фәтхетдинов акылсызлык аркасында журналистлар белән мөнәсәбәте авыр булуын таный

-- Лэйсирэ

Салават Фәтхетдинов үзе белән аралаша торган журналистларның үзеннән акыллырак булуын тели. “Татар-информ”да үзенең 30нчы концертлар сезонына багышлап уздырылганган матбугат конференциясендә ул журналистларга шушы теләкләрен җиткерде.

“Хәзер бөтен дөрес әйберне дөрес итеп әйтеп тә булмый. Көч тә җитми, горурлык та, батырлык та җитеп бетмидер. Шулай да журналист иң усал кеше булырга тиеш. Акыллы усал булсын! – диде ул. — Журналист бер сүзе белән үтерерлек итеп әйтә икән – бу көчле кеше”, — диде ул.

Ул үзенең һәрвакты журналистлар белән мөнәсәбәтләре авыррак булганлыгын таныды. “Акыллырак сораулар бирегез, матуррак проблемалар күтәрик. Татарстанда проблемалар мәңге бетмәячәк. Чөнки Татарстан һәм Казан үсә, киңәя, үскән саен проблемалары үсәчәк”, — диде ул.

Салават Фәтхетдинов журналист исеменә мисал итеп Габделбәр Ризванов мисалын китерде. “Әмма минем бүген яшьләрдән акыллы сүзләр ишетәсе килә”, — диде ул. Яшьләр Салават Фәтхетдиновка телне саклау проблемалары, татар мәктәпләре, сабантуйлардагы җирәбә практикасы, хатын-кызларның машина йөртүе, татар эстрадасына, татар эстрадасы җыр авторларына мөнәсәбәтен сорадылар һәм бөтен сорауларына да җаваплар алдылар.

«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Бәйле