Татарстан президенты урынына «Сәләт»кә Васил Шәйхразиев килә, яшьләр белән уйный [фотогалерея]

-- Лэйсирэ

Бу атнада “Сәләт”нең Биләрдә дүртенче IT Биләр форумы бара. 18 июльдә Татарстан президенты килергә тиеш иде. Ләкин Рөстәм Миңнеханов урынына премьер-министр һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев килде. Биләрдәге яңа салынган күперне, кызыклы уеннарны ул бәяләде. 

Премьер-министр фикеренчә, татарча белмәгән балаларда “Сәләт” татар теленә карата мәхәббәт уятырга тиеш. “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм фонд директоры Тимур Сөләйманов бу мәсьәләдә актив эшләүләрен әйттеләр. Ә форумга килгәндә, “Сәләт”кә килгән балалар информатикага бәйле практик эшләр узуын күрсәтте, төрле ачыш ясаулары белән бүлештеләр.

Визит ахырында Васил Шәйхразиев сәлкешләр (“Сәләт”кә йөрүчеләр) белән уеннарда катнашты. Үзенә бирелгән төрле өлкәгә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, җиде буынны белү турындагы сорауга милли күзлектән карады: “Әби-бабаларың белән түгел, үз оныкларың белән татарча сөйләшүеңә горурлан”.

Чарага килә алмаган президентның рәхмәт сүзләрен укыганнан соң, сәлкешләр барысы да кул чабып, Рөстәм Миңнехановка бер тавыштан рәхмәтләрен җиткерделәр.

21 июльгә кадәр Биләрдә 700 бала ял итәчәк. Форумда Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән барлыгы 1200 кеше катнаша. Форум эшчәнлегенә «Сәләт-Эшмәкәр», «Сәләт-Санак» профильле сменаларда ял итүче балалар да керә.

Рәфидә Галимҗанова

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий