Казан кабаттан дөньякүләм кунаклар кабул итә

-- Landysh_Talgatovna

Футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын озатканга әле берничә көн генә узды.  1 августтан татар халкының милли үзәге булып торган шәһәр кабаттан дөнья буйлап таралган татар яшьләрен кабул итәчәк.

 

Яшьләрне һәр ике ел саен узучы вакыйга — Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыйный. Әлеге форум быел 8 нче тапкыр уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында: «Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак», — дип хәбәр ителә.

Форумга 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән, Татарстанның районнарыннан яшьләр чакырулы. Алар тел,милләт мәсьәләләрен, үз төбәкләрендәге татар яшьләре оешмаларының эшчәнлеге турында фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып кына калмаячаклар, ә Казанның, Татарстанның истәлекле урыннарына да сәяхәт кылачаклар, Теләче, Саба, Арча, Балтач районнарында кунак булачаклар.

Фото: nazaccent.ru сайтыннан

 

Бәйле