Тумыштан авыру Илнур Азизов үз бәхетен 218 чакрым ераклыктан таба

-- Лэйсирэ

Апас районының Биеш авылында яшәүче Илнур Азизов янәшәдәгеләр кебек ныклап аякларына басып йөри алмаса да, тормышыннан канәгать. Аның һәрчак хәленә керүче, терәк булучы якыннары, тугры дуслары, яраткан эше, шөгыле бар. Шушы араларда Илнур гаиләле дә булып куйды. Арча кызы Фәнзия белән никах укытты алар.

Илнур сау-сәламәт кеше­ләр­нең төшенкелеккә бирелүен, яман гадәтләр ияртүен, вакытны бушка уздыруын аңламый да. Чөнки үзе тик кенә торырга яратмый. Гел хәрәкәттә, эштә, аралашуда ул. Тормышның уртасында кайнап яши дисәң дә, арттыру булмас.

– Авыруларым тумыштан ук. Бик каты аякка басасым, йөгереп йөрисем килсә дә, насыйп булмады. 5 яшьтән 18 яшькә кадәр шушы өмет белән яшәдем, ничек кенә дәваланып карамадым. Без бармаган хастаханә, кулланмаган алым­нар калмады. Хәзер инде килештем. Аякларыма ныклап баса алмасам да, сөенеп яшим. Әниемә рәхмәт. Ул мине ташламады, игътибарын, кайгыртуын кызганмады. Юкса кая да булса тапшыру турында киңәш би­рүчеләр дә булган. Дусларым бик күп. Алар миңа булыша, көч бирә, – ди егет.

Илнур бик аралашучан, сөй­ләшергә ярата. Кыю итеп үз фикерен әйтә белә, нык ихтыяр көченә ия. Матур җырлый. Ши­гырьләр иҗат итә. Шул ук вакытта спорт дөньясы да аңа чит түгел. Кул көрәше, шашка-шах­мат ярышларында аны еш очратырга була. Беренче урынны яулап алган медальләре дә бар.

– Мәктәптә яхшы укыдым. Югары белем алырга да теләгем бар. Дипломлы юрист буласым килә. Шигырьләремне күбрәк кич белән, төнлә иҗат итәм. Алар­ны бәйгеләргә юллыйм. Республикада узган “Чиксез талантлар“ бәйгесендә җиңү яуладым, – дип хыяллары һәм уңыш­лары белән дә теләп уртаклаша ул.

Илнур “Алтын алка“ боз сараенда хезмәт итә. Секретарь-ма­шинист вазифаларын башкара.

– Эшкә урнашырга район башлыгы ярдәм итте. Хәзер дә гел хәлемне белеп, сорашып тора. Беркайчан кире борганы юк. Фатир бирергә дә вәгъдә итте. Эштәгеләргә дә рәхмәт. Кеше арасында булу – үзе рәхәт. Телефоннан, социаль челтәрләрдә гел аралашам. Боегып утыру – минем өчен түгел. Һәр көнгә өмет белән карап, яшисем килеп яшим, – ди егет.

Илнур, моннан 7 ел элек машина йөртү таныклыгы алып, рульгә утырган. Машинасы аны теләгән җиренә алып бара. Коляс­касы исә гел машинада йөри. Булачак тормыш иптәше белән моннан 5 ел элек Яшел Үзәндә шифаханәдә дәвалан­ганда танышкан ул. Телефон аша гел аралашып торалар. Быел Илнур, тәвәккәлләп, аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Фәнзия, 218 чакрым араны якын итеп, Апас якларына килен булып кайта.

– Фәнзиянең дә аяклары авырта. Ләкин ул миннән бик күпкә әйбәтрәк йөри. Арчага танышырга барганда, мине коляс­када күреп, кире борырлар дип бик борчылдым. Тик алар мине якты йөз белән, җылы каршы алдылар. Никахка барганда да йөрәгем дөп-дөп типте. Фәнзия кире уйлаган булса, нишләрмен? Ничек күтәрермен хәсрәтне, дип юл буе икеләнеп бардым. Юлы да озак тоелды. Югалтырмын кебек иде, ахыргача ышанып бетмәдем, курыктым, әле аның үземнеке булуына ияләшеп кенә киләм, – дип сөйли Илнур.

Батыр йөрәкле Фәнзия андый икеләнүләр кичерми.

– Миңа Илнур янәшәсендә рәхәт. Никахка кадәр 3 көн аларда кунак булдым. Барысы да ошады, китәсем килмәде. Илнур бик ярдәмчел, барлык эшләрне дә бергә эшлибез, аңлашабыз. Ул беркайчан югалып калмый, мине дә көчле булырга өйрәтә, – ди ул.

Фәнзия – югары белемле психолог. Кул эшләренә, аш-суга оста. Мәрҗәннәр һәм сәйләннәр ярдәмендә төрле әйберләр ясый.

– Ул – минем өчен туган кеше. Кем генә килсә дә, ачык йөз белән каршы ала. Мине аңларга, кирәк урында җайлап җибәрергә тырыша. Әрсезлеге дә бар. Өйдәге эшләрне хәзер икәү эшлибез, – ди Илнур.

Яшьләрнең хыяллары зурдан. Үз фатирларын булдырып, сау-сәламәт, матур һәм батыр балалар үстерергә, тормышта файдалы кеше булырга тели алар.

Ләйлә Шиһабиева, Ватаным Татарстан

Бәйле