Айдар Галимовның тавыш операторы чит илдә үлә — гәүдәсен алып кайта алмыйлар

-- Лэйсирэ

Айдар Галимовның тавыш операторы Марсель Нәгыймов отпускы вакытында Төркиянең Сиде шәһәрендә ял иткәндә фаҗигале төстә үлә. Ул кунакханәнең 7 катындагы балконыннан егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән егет шунда ук һәлак булган.

Марсельнең туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Төркия полициясе аның канында алкоголь табылган, дип иминият акчасын түләүдән баш тарта. Хәзер егетнең гәүдәсен Россиягә алып кайта алмыйлар, финанс авырлыклары килеп чыккан.

Якыннары мәрхүмнең алкоголь кулланмавын дәлилләргә юрист та ялламакчы. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр 639002069032891267 номерына акча күчерә ала.

Марсель Нәгыймов 2005 елдан Стәрлетамак Дәүләт филармониясендә  эшли башлаган. 2011 елдан Стәрлетамак радиосында хезмәт куйган.

Айдар Галимов командасында 2016 елдан бирле эшләгән.

bash.news

Бәйле