Казанда исерек ир-ат автокран машинасын куып алып китеп, полициядән качкан. Фаҗига килеп чыкмасын өчен ЮХИДИ инспекторлары автокранның тәгәрмәчләренә 24 тапкыр атарга мәҗбүр булган.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу хәл башкаланың Мамадыш трактында була. Инспекторның туктау турындагы әмерен тыңламыйча, «КАМАЗ» автокраны тизлекне арттырып, юл кагыйдәләрен бозып кача башлый.
Юлда фаҗга килеп чыкмасын һәм башкалар җинаятьченең әлеге кыланмышыннан зыян күрмәсен дип ДПС инспекторлары Росгвардия вәкилләре белән бергә аны эзәрлекли башлый.
Исерек автокран йөртүчесе Биектау ягына юнәлә. Аны туктату өчен машина тәгәрмәченә 24 тапкыр атарга туры килә.
Исерек ир тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Интернет кулланучылар элеге эзәрлекләүне популяр GTA уены белән чагыштырып, шуңа охшаш ролик яздырганнар:
Фото: скриншот