Афиша / Татар җыры

Гүзәл Уразова командасына кемнәрне эзләвен әйтте [видео]

Гүзәл Уразова командасына кемнәрне эзләвен әйтте [видео]

Бәлки, син сәхнә йолдызы булырга телисеңдер? Зур заллар каршында чыгыш ясау – синең балачак хыялыдыр? Бу хыял синнән бик якында. Татар эстрадасында бүген иң популяр дуэтларның берсе Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов үз командаларына яңа көчләр туплый. Гүзәл Уразова белән иңгә-иңгә эшләргә хыялланган булсагыз, бәлки, бу сезнең төп мөмкинлектер.

Алда 15нче юбилей сезоны. Шушы көннәрдә аңа ныклы әзерлек эшләре бара. Шулай итеп, Гүзәл-Илдар төркеменә кемнәр кирәк? Менә алар:

– Концертларны алып баручы

– Баянчы

– Гитарада уйнаучы

– Бэк-вокалчы кыз

– Ике биюче егет

Гүзәл Уразова төркемендә эшләү җиңел түгел. Алда бөтен Русия буйлап гастрольләр көтә. Шәһәрләр дә, районнар да, авыллар да бар гастрольләр графигында. Сезне бөтен илебез тамашачысы күрәчәк, дисәк, бер дә арттыру булмас. Әмма, авыр булса, да бу иң кызыклы эшләрнең берседер, мөгаен. Әгәр сез иҗади, актив, талантлы кеше икәнсез – тәвәккәлләп карагыз!

Үз тәкъдимнәрегезне, эшләрегезне, портфолиоларыгызны Гүзәл Уразованың “Инстаграм”дагы битенә кереп директка шәхси хәбәр итеп юллагыз. “Талантыгызны яшермәгез, безгә килегез. Әле соң түгел!” – ди Гүзәл.

urazova.ru

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!