Салават Фәтхетдинов ни өчен «Матиз»дагы хатын-кызларны яратмый?

-- Лэйсирэ

1 августтан Салават Фәтхетдиновның 30нчы сезон концерты башланып китәчәк. Матбугат конференциясендә җырчы журналистларга ныклап әзерлек баруы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, концертта юмор аша бүгенге көннең иң актуаль проблемалары күтәреләчәк.

Салават Фәтхетдиновның 30нчы конерт сезоны һәр елдагыча Камал театрында узачак. Быел сезон 1 август узачак һәм 20 августта “Татар моңы” җыр фестивале белән тәмамланачак.

Матбугат очрашуы барышында Салават Фәтхетдиновтан бик кызыклы фикерләрләр дә яңгырады. Татар-тудей сезгә шуларның иң-иң булган җидесен тәкъдим итә:

1. “Татар моңы” төтен чыгарып биетә торган фестиваль түгел.

2. Татар – мәңге проблемалы халык. Тел, дин, җыр-моңны саклыйбыз дип сугышабыз, ләкин җиңгәнебез генә юк.

3. Журналист миңа караганда акыллырак булырга тиеш.

4. Чит илдә татар эзләп йөрүне дөрес санамыйм. Татарның үз иле бар.

5. «Матиз»дагы хатын-кызларны яратмыйм. Аннары соң, юньле ир хатынына «матиз» машинасы алмый.

6. Хатын-кызлар көрәшендә кызык: гадәттә ирләр көрәшкәндә хатыннары талашса, монда киресенчә.

7. Хатын-кыз – шофер, баянчы була алмый.

Бәйле