Алинә Заһитовага татарлар турында әйткән сүзләре өчен гаеп атмакчылар

-- Лэйсирэ

21 июль Мәскәүдә узган Сабантуйда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да катнашып, «Мин мондый яхшы бәйрәмдә катнашуыма шатмын. Мин мөселман булуым белән горурланам. Татар милләтенең көчле булуын беркайчан да онытмаска кирәк», дип белдерде.

Спортчының әлеге белдерүе интернетта шактый зур ызгыш чыгарды. Социаль челтәрләрдә, спорт темасына багышланган сайтларда Заһитованың әлеге сүзләрен ошатмаучылар күпләп тискәре комментарий калдыра.

Аерым алганда Русиядә спорт темасына баргышланган иң зур порталларның берсе, sports.ru сайтында чыккан әлеге хәбәргә 700дән артык фикер килгән. Фикер калдыручыларның зур өлеше Заһитованы милләтчелектә гаепли, ул әйткән сүзләрнең «политкоррект» булмавын ассызыклый.

Татарстанның «БИЗНЕС Online» басмасында да чыккан хәбәргә тискәре фикерләр күп килгән. Заһитовага «сәясәт һәм милли мәсьәләгә тыкшынмау хәерлерәк» дигәнрәк киңәшләр дә әйтелә. Татар спортчысын хуплаучылар да бар.

Азатлык

Бәйле