Татарстанда 17 яшьлек кыз һәм авырлы хатын исерек килеш авария ясыйлар [видео]

-- Лэйсирэ

Татарстанда 17 яшьлек исерек кыз кеше машинасына утырып, койманы җимергән һәм насос станциясенә килеп кергән. Түбән Камада булган әлеге вакыйга турында НТР-24 телеканалы хәбәр итте.

Машина салонында авырлы пассажир хатын да утырган. Анысы да исерек булган, диелгән әлеге  хәбәрдә.

Исерек кызларның бу хәлләрен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. «Ундүртле» машинасы каршы як полоса буйлап боҗралы юлга таба төшеп килүе кадрларда күренә. Мизгел эчендә машина кырыйга чайкала, койманы җимерә һәм насос станциясенә бәрелә.

«Ундүртленең» руле артында 17 яшьлек балигъ булмаган исерек кыз утырган. Аның дусты — йөкле исерек хатын пассажир утыргычында булган. Алар икесе дә имгәнмәгән. Бәхеткә, җәяүлеләр дә, башка машиналар да зыян күрмәгән.

Машина хуҗасы кем булуын ачыклау эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Интертат

Фото: видеодан скриншот

Бәйле