Изге Болгардагы ташлардан бәхет, сәламәтлек теләү дөресме? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин аңлатмасы

-- Лэйсирэ

Узган шимбәдә Изге Болгар җыены узды. Быел да бу чарада кайбер кешелəрнең таш тирəсендə əйлəнүен, ташка тотынып торуын, ташка акча салуын күреп була иде. Бу гамəллəр мөселман кешесе өчен чыннан да тиешме? Моңа ничек итеп карарга кирəк? Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин аңлатма бирде.

Әлбәттә, бу бик мөһим һәм урынлы сорау. Аллаһының рәхмәте яусын сезгә.

Иң элек, Болгар җирләренә килгәндә, бу безнең тарихыбыз, ата-бабаларыбыз, халкыбызның мәҗүсилек караңгылыгыннан чыгып, хакыйкый иман нурына кайткан җирләребездер. Аллаһка шөкер, ислам дине безнең бабаларыбызга кылыч белән, кан түгеп килмәгән. Туксанынчы елларда кайбер гарәп һәм төрек илләреннән дин дәгъватчеләре килеп, безне мәчетләргә өнди башлагач, кайберәүләр: “безгә гарәп-төрек дине кирәкми”, — диделәр. Шөкер, бу дин белән әби-бабаларыбыз мең елдан артык вакыт яшәгән, алар социализмны да, Ленин бабайны да белмәгән. Әмма, бисмилла, фатиха, намаз белән яшәгәннәр. Шуңа күрә, традиция, гореф-гадәт дигән төшенчәләргә килгәндә, безнең халык өчен дин тәгълиматеннән дә борынгырак, төплерәк традиция булырга мөмкин түгел.

Икенче яктан, Болгар җирләренә дини изгелек бирергә тырышып, аны хаҗ кылуга тиңләргә тырышулар, ул җирләрнең аерым гыйбадәтләрен булдырулар зур хата булып тора. Һәркемнең күңеле өчен ата-бабасы яшәгән җир, туган авыл, үскән нигез изге булып торса да, аңа дини изгелек бирү дөрес түгел. Чөнки, диндә Аллаһы Тәгалә Үзе изге дип билгеләгән нәрсә (урын) генә изге була ала. Әлбәттә, һәр өлкәнең, авылның нәрсәсе беләндер башкалардан аерылып торасы, өстен һәм изге буласы килә. Шуңа күрә, кешеләр авыл янәшәсендәге чишмәләрне изгеләштерергә, кайбер дин әһелләре җирләнгән каберләрдән гыйбадәт урыны ясарга яраталар. Гадәттә, әлеге күренешләрдән җирле җитәкчеләр, сәүдәгәрләр дә файдаланырга онытмый. Җирдән чыккан һәр су безнең өчен Аллаһыдан килгән кадерле нигъмәт. Бервакыт, яңгыр тамчылары төшә башлагач, пәйгамбәребез бер яктан җилкәсен ача һәм: “Бу тамчыларны безгә Раббыбыз җибәрә”, — дип әйтә. Әмма, бу ул суларны изгеләштереп, аларга Аллаһы бирмәгән сыйфатлар бирүгә сәбәп булмый. Ибраһим пәйгамбәр заманыннан Кәгъбәтуллаһ астыннан чыккан зәм-зәм суы да, әгәр аның изге булуы Коръән һәм хәдисләрдә искә алынмаса, изге саналмас иде.

Пәйгамбәр үзе “зәм-зәм суында авырулардан шифа бар” димәсә, ул судан шифа эзләү дөрес булмас иде. Гомәр ибн Хаттаб кара ташны үпкәндә: “Әгәр сине Аллаһының илчесе үпмәсә, мин үпмәс идем. Чөнки, син барыбер таш кына”, — дигән.

Шуңа күрә, Болгар җирләрендәге ташлардан бәхет эзләү, алар тирәли әйләнүләр, аларны сыпырып дога кылулар, тишек-тошыкларына тимер акчалар тутырып, соңыннан авырулардан шифа, бәла-казалардан котылу көтсәң, Раббым сакласын, зур гөнаһка чумасың. Шушы Болгар җирләрендә бит, бабаларыбыз утка, кояшка, ташларга табыну кебек хорафатлардан арынып, бер Аллаһыга гыйбадәт кылу юлына кайтканнар. Без ул җирләрне яңадан мәҗүсилеккә кайту урыны ясарга тиеш түгелбез.

Әлбәттә, Болгар җире күңелендә татарлыгы, мөселманлыгы булган кешеләр өчен кадерле. Әмма, Болгардан хаҗ урыннары, башка нигезсез гыйбадәт урыннары ясаганда дин тоткан кешеләр, киресенчә, кача башлаячаклар. Шул сәбәптән дә, күп кенә яшьләребез ул җирләргә бармый. Шуңа күрә, Болгарны тарихи урыннарыбыз буларак хөрмәт итик. Диндә булмаган бидгать эшләр кылулар, мәҗүсилек гадәтләреннән сакларга тиешбез. Әлеге бурыч, иң элек шушы чараларны оештыручыларның һәм дин әһелләренең өстенә төшә.

Нишләптер, кешеләр ярдәмне бер Аллаһыдан сорыйсы урында, үзләрен дә саклый алмаучы ташлардан, агачлардан өмет итәләр. Һәр нәрсәне Ишетүче, Күрүче, Кодрәте чиксез булган Аллаһны онытып, ишетмәүче, күрмәүче һәм һичнәрсәгә кодрәте булмаган ташлар, агачлар белән сөйләшәләр. Бу бит акылга сыймый: йөзләгән гомо-сапиенслар бер мәйданга җыелып, телевидение, матбугат чакырып, акылы булмаган куяннарны, дуңгызларны, ташбакаларны, сигезаякларны чыгаралар һәм шулар киләчәкне сөйли, дип ышаналар. Аннан телевидение, интернеттан шуны миллионлаган кешеләр мөкиббән китеп карыйлар. Билләһи, ул хайваннарның акылы булып, алар тирәсенә ни сәбәпле шулкадәр кеше җыелганны аңласалар, алар йә кычкырып көләрләр иде, йә “акыл иясе” исемен йөртүчеләрнең шул хәлгә төшүләрен күреп, оялып үләрләр иде.

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали, Интертат

Бәйле