11 яшьлек малай машинада батып үлгән әти-әнисе һәм сеңлесен елгадан таба

-- Лэйсирэ

Зөя елгасында батып үлгән өч кеше, шул исәптән балигъ булмаган бер бала мәете табылган. Россия Тикшерү комитетының Ульяновски буенча Тикшерү идарәсе әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 июль Зөя елгасында, Загородный бистәсе янында баткан ВАЗ-2121 машинасы табылган. Машинада 38 яшьлек йөртүче, 31 яшьлек пассажир хатын, аның 4 яшьлек кыз баласының мәете булган.

Елгадагы автомобильне бу гаиләнең 11 яшьлек улы тапкан. Туганнары кайтмагач, малай үзе аларны эзләргә чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаилә кичке дүртләр тирәсендә грунт юл буенча елгага су коенырга чыгып киткән. Юлдан 2 метр ераклыкта 5 метр биеклектәге текә яр булган. Машина шуннан төшеп киткән булуы ихтимал.

Бу ир белән хатын полициядә хисапта торган. Алар алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланган. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.

Интертат

Фото: ulyanovsk.sledcom.ru

Бәйле