Кара тавышлы спектакль, яки Бер абзыйның “бушлай диспансерлаштыруда” башыннан кичкәннәре

-- Лэйсирэ

“Бушлай дәвалану – бушка дәвалану” дигән әйтемне ишеткән бар югыйсә, бер җирем дә авыртмаган килеш “диспансерлаштыру” дигән ятьмәгә эләгергә тиеш түгел идем. Әмма күрәсене күрми гүргә кереп булмый дигәннәре хактыр.

“Ничек гомерең буе ялгышуларсыз яши алдың?” – дигән сорауга бер ир-ат: “Мин һәр эшне хатыным белән киңәшеп, ул әйткәннең киресен гамәл кылдым”, – дип җавап биргән, имеш. Ә мин мокыт, хатын сүзе белән, “бушлай” уздырыла торган ятьмәгә үз аягым белән килеп каптым. Һәм бер тапкыр гына да түгел, ә ике ел рәттән. Медикларны аңлап була, мидәк (бакыр акча) китерми торган матавык аларга “уздымы-узды”га хисап бирү һәм игелекле булып ялтырау өчен кирәктер.

Хуш, су буе чиратлар торып кан тапшырдым: бармактан да алдылар, беләктән дә. УЗИ аппаратыннан тикшеренергә кергәндә бер литр су эчеп килү кирәк диделәр. Анысын тикшерүче табибә ике ставкада эшли булып чыкты, шуңа күрә кабул итүне бер көндәлек эшен тәмамлагач, төштән соң башлый икән. Кабинет төбендә кош өере сыман җыелып көттек моны. Менә табибәбез беренчесен тәмамлап, икенче сменасына эшкә чыкты һәм чиратыбызга җан өрелде. Әмма кайбер язучылар ак канатлы фәрештәләргә тиңләгән шәфкать туташларының әледән-әле танышлары табылу сәбәплеме, әллә чиратта утыручыларны монда бүтән аяк та басмаслык итәр өчен махсус шулай эшлиләрме – кабинет ишегеннән тиз генә эчкәре узу насыйп булмый гаҗиз итте. Ахыр чиктә, табибәдән чират бозуларны туктатуын таләп итәргә һәм аңлау тапмау сәбәпле, яшьрәк чакта үзешчән сәнгатьтә бергә кайнашкан баш табибның телефонын юллап, тәртип урнаштыруын аннан үтенергә мәҗбүр булдым. Түземсезлеккә алдан бер литр су эчеп килү дә этәргәндер күрәсең, чыдарлык калмагач, патша җәяү йөри торган җиргә барырга туры килде. Ниһаять, чиратым җитте. Әмма эш узган, тикшерү шарты бозылган, табибым шактый үпкәчел тонда “экранда тоныклык, монда рәтләп берни күренми, әмма нәрсәдер – бизме, шешме нормадан ике тапкыр зуррак чамалана, шуңа күрә алдан язылып, күрше район үзәгенә онкологка барырга кирәк” дип мыгырданды…

Узган ел, диспансерлаштыру дулкынында, УЗИ дигән аппарат аша йөрәкне тикшертергә анда барып кайткан бар иде инде. Әле дә күз алдымда: үзәк поликлиникадагы йөрәк тикшерүче табибә эш урынына чәчен-башын туздырып дигәндәй, коридор тулы халыкны ыра-ера шактый соңарып килеп керде. Гайбәт булмасын, ул белгечне өч ставкада “утыра” диделәр. Барлык врачлар да алиментчы диярсең, инәңнең койрыгы, кайсын сорашма, ике яки өч ставкада чиләнәләр дигән җавап ишетәсең. Хет берәрсен җиренә җиткереп башкара микән алар – анысын белгән кеше юк. Алай да иртәрәк “аяк киенүем” белән оттым: өч табиб төрле юнәлештә хезмәт күрсәтүче тар кабинетка миңа көтә көтә көтек булмый гына үтү насыйп булды. Тик ни аяныч, миңа дигән өч ставкада чәбәләнүче ачкычынмы, нәрсәсендер өендә онытып калдырган икән. Һәм ул ашыгып-кабаланып шуны юлларга чыгып чапты. Көткәндә минутлар елга тиң. Ниһаять, ак халат кигән, инде убырлы карчыкны хәтерләтә башлаган түтием янә каршымда пәйда булды һәм керә-керешенә: “Нәрсә карап каттың, сал өстеңне, ят әнә шунда бик ашыксаң!” – дип җикеренде миңа ни сәбәпледер. Мондагы “мин – начальник, син – дурак” формуласына корылган “тәртип”тән сару кайный башлаган иде, җикерүе касыкка ук бәрде: “Бу юлы башыгызны онытып калдырмадыгызмы соң, алай-болай?” –дип кызыксынасы иттем. Ханым мондый тупаслыктан дөртләп кабынып, мине ярты сәгать дәвамында этика кагыйдәләре нечкәлекләре серләренә төшендерергә алынды. Бәлки пыраклатып куып та чыгарган булыр иде дә, медицина өлкәсендә шактый абруйлы табиб һәм түрә булган танышым искә төшеп, шуның исем-фамилиясен телгә алдым, шуның киңәшен тотып, анда тәҗрибәле табиблар бар дигән сүзенә ышанып кына бире килгән идем, ялгышканмын, гафу итегез дип, ишеккә таба кузгала башлагач, хәлем йөз сиксән градуска үзгәреп китеп, УЗИ аша тикшеренү бәхетенә ирешә алдым. Нәтиҗәсе шул булды – магний эчкәләргә кирәк дигән киңәш ишеттем. Күп еллар элек аягымның йөзе сызлап интектереп, табиблар билгеләгән дарулардан файда тимәгәч, бәладән ветеринар танышым коткарган иде. Малларның аяклары сынса яки каймыкса кулланыла торган, ылыс исе аңкыган майны өч көн рәттән аякка сылаганнан соң сызлау-авыртулар бөтенләй онытылды. Магнийны да илле яшен узган һәркем кабул итәргә кирәклеген шул танышым әйткән иде кебек.

Узган елгы диспансеризация нәтиҗәсе менә шундый булган иде. Ә бу юлы, алдан язылып, район үзәгендәге онкологка киттем. Сәгате-минуты тәгаенләнгән, көн бушка узмас, нервы тузмас дип өметләнгән идем, тот капчыгыңны… Поликлиникада халыкның иге-чиге күренми, Ахырзаман җиткән мәллә диярсең. Авырып китүчеләр генә булса бер хәл, кемнәргәдер документ алу өчен медицина күзәтүе узасы бар, балалыкка алучылар ятимнәрнең сәламәтлеге хакында белешмә юллаучылар да иза чигә монда. Кыскасы, илебездә кайчандыр гөрләп торган завод-фабрика биләмәләрен үле тынлык сарса, биредә киресенчә җанлылык, тормыш кайный. Һәр ишек катында коточкыч чиратлар. Биредә дә шәфкать туташлары ул чиратларны санга сукмый гына кемнәрнедер җитәкләп алып кереп китәләр. Һәм мондый башбаштаклык өчен җәзага тарту практикасы юк. Әхлакый зарар өчен матди җаваплылык та каралмаган. Ә юлламада күрсәтелгән сәгать сүз чынлыгы өчен генә булып чыкты.

Ул арада коридорда ыгы-зыгы купты – бер табиб ир-ат белән кабул ителүгә өметләнеп килүче ханымнар арасында кара тавыш чыкты. “Спектакль” ничек тәмамлангандыр, финалны күреп булмады, чөнки миңа “бәхет капкалары” ачылып, баш табиб вазыйфасы өстәмәсенә онколог вазыйфасын да өстерәүче утырган кабинетка үтәргә насыйп итте. Голливуд йолдызына охшаган кыяфәтле, ак халатлы ир-ат үз каршына утырырга тәкъдим ясады. Русчалы-татарчалы сөйләшүеннән рәтләп берни аңламагач, рус теленә генә күчүен үтендем. Ул кече йомышымны үтәгәндә басым нинди дип кызыксынды. Минәйтәм, яшь чакта биек койма аша узарлык иде дә, хәзер ботинка башы юешләнмәсә шуңа риза. Табиб кәгазьләремне күз уңыннан уздыргач кушеткага ятарга кушты. УЗИдан карап, нәрсәдер – бизме, шешме нормадан икеләтә зурайган икән шул, ә без аны лазер белән менә болай ярырбыз дип, миңа компьютер мониторыннан “кино” күрсәтте. Әмма операция тиешме-юкмы икәнен белү өчен Казанга барып килергә кирәк дип, адрес язылган кәгазь тоттырды. Әле тагын ниндидер кыйбатлы дарулар эчәргә дә язып бирде һәм бер айдан кабат очрашырга чакырды. Ә монда кабаттан килер алдыннан кырыкмаса кырык төрле анализларны яңабаштан ясатасы икән.

Казандагы ул тәкъдим иткән үзәккә чылтыраттым да, кабул итү вакыты билгеләделәр һәм шуннан бер сәгать кичереп бер литр су эчәргә кирәклеген әйттеләр. Иртәгесен, шул шартны үтәп, күрсәтелгән вакытка Үзәк парктан ерак түгел әлеге медицина үзәгенә барып кердем. Кабул итү бүлмәсендә касса аппараты ышыгында бер ак халатлы туташ утыра һәм як-якта дүрт ишек. Бернинди чират юк. Бер ишектән ниндидер табиб, хирург иде бугай, үзе кабул иткән бер апаны озата чыкты. Әбекәйнең кассага сигез мең сум түләгәнен абайладым. Табиб аңа, ялгыш ишетәмме дип торам, әлеге дә баягы магний эчәргә киңәш бирде, тегесе рәхмәтләр укый-укый, болай җылы сөйләшкән врач очраткан юк иде әле дип, саубуллашып чыгып китте. Хуш, мине кабул итәргә тиешле табиб та килеп керде. Алдан сөйләшенүне онытканмы, сәбәп башкамы – аның мине кабул итәргә тиешлегеннән хәбәре юк. Кайсы районнан кем җибәргәнен, “поставщик”ның кемлеген ачыклагач (уртакка эшлиләр микән), канәгать кыяфәттә киң итеп елмайды да, “мин хәзер” дип бер кабинетка кереп китеп, эчтән бикләнде. Чыкмый да чыкмый бу. Шунда эшләүче җыештыручы ханым тынгысызлана башлавымның сәбәбен аңлап булса кирәк, табибның ишегенә шакырга киңәш итте. Бер шакыйм, ике, өч. Ниһаять, йозак чыгырдап ачылды һәм ак халатлы әфәндем мине икенче бер кабинетка алып кереп китте. Үзе компьютер мониторы каршына утырды, ә мин катыргыдан кайчы белән кисеп ясалган бүрәнкәле кечтеки пластмасса чиләккә ул әйткән мәлдә “пес” итәргә тиешмен. Чиләк төбендә датчик куелган икән һәм шул минем йомыш үтәү тизлегемне вакыт аралыгында графикта күрсәтәчәк. Гөнаһ шомлыгы, компьютеры тормозлана, көйләнми дә көйләнми. Башта ук шуны әзерләп куярга кирәк иде дә бит югыйсә, клиентын кешегә санаса. Ә мин үз хәлемне үзем генә беләм. Менә, ниһаять, ул кулын изәде. Әмма шулкадәр озак ясалма тоткарлык этлеген эшләгән – кече йомышым азаккача түгел, ә өлешчә генә үтәлде. Табиб миңа принтерыннан чыккан график сурәте ясалган кәгазь бите тоттырды да, мин 1200 сумымны түләп, кайтып киттем.

Район үзәгендәге онколог кушкан даруларны көн дә тиешле дозада эчеп, әйтелгән срокка, өр-яңадан анализлар ясатып килсәм, ул укырга китеп барган булып чыкты. Ишегендә кайчан кайтачагы күрсәтелгән рәхмәт төшкеренең. Мин үземне әлеге матавыкка тардырган беренче табибны очраттым да, аңа кулдан ясалган катыргы бүрәнкәле пластмасса чиләк кыйссасын бәян иттем. Табибәм русча-татарчалы гадәти сөйләмендә: “Этот козёл решил сине загнать, әйдә, кабат анализлар ясаттыр да, Казанга онкология үзәгенә бергә барабыз, үземнең дә тикшеренәсем бар”, – дигән киңәш бирде.

Акча түләп тиз арада анализлар ясаттым, кабаттан УЗИ аша күрендем, карточкама тиешле язулар яздырттым һәм таңнан торып Казанга юл тоттык. Ә Казанда онкология үзәге янында халык ишле һәм бар да ишекләр ачылганын көтә. Менә вәгъдә сәгате суккач, бер ишеккә бушлай каралырга килүчеләр ташкыны ябырылды, ә икенчесенә акча түләп тизрәк нәтиҗәне белергә омтылучылар өере капланды. Кешеләр агымы мине йомычка сыйфатында эчкә алып кереп китте. Кая карама кабинетлар, калын гәүдәле табиблар, касса аппараты тоткан шәфкать туташлары, ханымнары вә әбиләре. Тегендә төртелә, монда сугыла торгач, 1800 тәңкә түләп, чират торып, бер кабинетка узу бәхетенә ирештем. Кабинет ярлы, монда хәтта акыллы кыяфәт ясап уйнап утырырга компьютер да юк, нибары җәймә тарттырылган экран сыман нәрсә генә. Табиб, чалбарны төшерә төшеп, шуның каршына басарга кушты һәм һич көтмәгәндә арт юлга баш бармагын турылап, “монда ниндидер тыгызлык бар” дип белдерде. Әйтерең бармы, төшемле эш. Ияк астына берәрне тамызу дөрес булмасмы дип аптырабрак торганда, ул, хәлне аңышып булса кирәк, кулындагы приборын күрсәтте. Мин баш бармак дип ялгышканмын ахрысы. “Сезгә тәмәке тартуны, аракы эчүне ташларга кирәк”, – диде бу миңа бик белдекле кыяфәттә.

Үземнең тәмәке тартмавымны, ә аракыны, мәчет юлына басуым сәбәпле, инде егерме еллап авызыма да алмавымны җиткерүем аның кәефен кырды. Ул миңа күтәрелеп карап тормыйча гына, ахыргы нәтиҗәгә ирешү өчен кая, кемгә барырга икәнлеген аңлатты. Табиб әйткән ояны эзләп киттем. Анда да касса аппараты тоткан медсестрага һәм үтүкләнмәгән ак халат кигән, йончыган йөзле бер табибның коридорда тәмәке пошкытуына тап булдым. Минем өчен шул ачыкланды – башта барча анализларны кабаттан бирергә һәм аннары гына сөйләшенгән көнгә, әйтелгән сәгатькә алдан клизмалар ясатып килергә тиеш икәнен. Һәм алар арт шәриф аша шприц сыман нәрсә белән кереп, кай төштәндер тукыма уеп алачаклар да, рак чире бармы-юкмы икәнлеге аныкланачак, имеш. Ә бу “рәхәтлек” өчен нибары 5400 сум түлисе. Аңлавымча, нәтиҗә тискәре булса, инде башка табиблар химия кулланып, кем әйтмешли, үтергәнче дәвалаячаклар. Нәтиҗә уңай булган тәкъдирдә вакыт-вакыт күренгәләп торырга киңәш ителәчәк. Кыскасы, наркотикка, алкогольгә, тәмәкегә генә түгел, медицинага бәйлелеккә дучар итү технологиясе дә яхшы эшләнгәнен чамаладым.

Мин яңабаштан анализлар ясатып, район үзәгендәге “үземнең” онкологка киттем. Аңа “пес” графигын тапшырдым. Бер уңайдан, әгәр миндә рак чире юк дигән нәтиҗә ясалса, лазер кулланып икеләтә зурайган бизгә операция ясалачакмы-юкмы дип кызыксынырга теләгән идем. Табиб русчалы-татарчалы телендә өзлексез нәрсәдер сөйли дә сөйли, миңа авыз ачарга ирек бирми. Шул арада җай табып, янә бер пациентны чакырып кертеп, аңа да үзенекен “төяргә” кереште. Мин моңа такылдавыннан тамак кырырга туктаган мәлендә соравымны биреп өлгердем. Ләкин сорау бирүем аңа ошамады. Ул аны үзен бүлдерү дип бәяләде һәм мине әдәпсезлектә, тактсызлыкта фаш итәргә кереште.

“Иң куркыныч табиб – табиб булып роль уйный торганы” дип язган немец философы Фридрих Ницше. Имтиханнарны акча түләү хисабына тапшырып “укыган”нарга бүтән чара да юктыр, мөгаен, уйнамый да булмыйдыр. Инде чыгып барышлый: “Минем яшьтә сез әйткән нормадан тайпылу бәлки нормаль күренештер, хәзер бит күпчелек ике яшьлек балаларның да сәламәтлеге нормадан тайпылган дип язалар матбугатта”, – дигәнемә, табибтан: “Мин сиңа килмәдем, син миңа килдең, шулай бит? Миңа кирәк түгел, сиңа кирәк”, – дигән “җавап” ишеттем.

Табиблар авыруны терелсен өчен дип түгел, ә беренче чиратта хезмәт хакы килеп торсын өчен дәвалыйлар дигән уй күңелне биләп алды поликлиникадан чыкканда. Өйгә кайткач, аптыраган үрдәк халәтендә компьютерны кабыздым да шушы темага язмалар карарга утырдым. Ә анда алар буа буарлык икән. Әйтик, берсе “медицина мафиясе арсеналында ике уен картасы бар – рак һәм СПИД, һәм алар үтә зур керемле бизнесны чәчәк аттыру өчен кирәк” дип башлана…

Ахыр чиктә үземне “бушлай диспансерлаштыру” алып кереп киткән “арбадан” төшеп торырга күндердем. Иң мөһиме – баш исән калды һәм акча түләп, үз ирегем белән хәерсез диагнозга да тиенмәдем дип куанам.

Матбугатта врачлар һәм пациентлар арасында канлы бәрелешләр турында язмалар күренгәли. Бу җәһәттән интернетка гыйбрәтле роликлар да эленгән. Шушы уңайдан медицина җитәкчелеге Дәүләт Думасына табибларны закон сагында торучылар белән бер рәткә куя торган закон проектын да тәкъдим иткән, имеш. Милиция хезмәткәре гражданинның гомерен өзсә, аны фәлән елга ирегеннән мәхрүм итәләр, ә капма-каршы очракта, гражданинны гомерлеккә хөкем итәргә мөмкиннәр. Табиблар да әнә шундый “гаделлеккә” өмет баглый башлаганнар. Ә минемчә, рас медицина касса аппараты ышыгында эш йөртә башлаган икән, аны да сәүдә оешмалары тоткан “клиент һәрвакыт хаклы” режимына турылау хәерлерәктер…

Зәет МИРЗАНУРОВ, Татарстан яшьләре

Фото: pixabay.com

Бәйле