Фирдүс Тямаевның бу видеосы берничә сәгатьтә 50 меңнән артык карау җыя

-- Лэйсирэ

Инстаграм тасмасын даими рәвештә тулыландырып торучы Фирдүс Тямаев бүген бик хисле видео урнаштырган. Аны караганда елмаймый мөмкин түгел. Иң кызыгы җырчының бу видеосы берничә сәгатьтә 50 меңнән артык карау җыеп өлгергән.

«Хәерле көннәр кан кардәшләр! Барчагызга да гаилә бәхете телим, кайгы-хәсрәт, бала хәсрәте күрмик, амин. Өйдә безне яраткан хатын, балалар каршы алсыннар, тормыш гел юлда үткәч, сагындыра. Ашкына-ашкына өйгә кайтам, юлларда сак йөрик, матур яшик!!!» дип яза бу видео астында Фирдүс Тямаев.

Фото: скриншот

Бәйле