«Катсаң ярар иде! » – Ютазыда туганнар өй бүлешә

-- Лэйсирэ

Менә дигән итеп яшәгән җиреңнән бер көндә бомжга әйләнү өчен мошпенниклар кулына эләгү дә кирәк түгел икән. Әллә нинди хәлләр майтарылып ята шушы бер бәләкәй генә Татарстан эчендә. Ютазы районының Иске Каразирек авылына кайткан идек. Монда ике бертуган: абыйлы-сеңелле гаилә ничә еллар өй бүлешә алмый тилмерә.

Ә иң кызыгы шул – абый кешенең үз көче белән салып чыккан өен бүлешәләр. Бу ыгы-зыгылар аркасында низагта катнашучылар хастага әйләнеп беткән. Бөтен чир нервыдан диләр бит. Берсендә – инсульт, икенчесендә шикәр чире, өченчесенең йөрәге авырта… Сөйләгәннәрен тыңлап кына тордым – үземнең дә башым авырта башлады, шул кадәр катлаулы монда хәлләр. Үзем аңладым аңлавын, укучыларыбызга ничек аңлатырга бу эт баш сыер аякны, дип утырам…

ӨЙ ТАРИХЫ

Яхшы зәвык белән эшләнгән зур гына өйне күз алдына китерегез. Бу өй – бөтен гауганың сәбәпчесе, шуңа күрә аның турында игътибарлырак укырга киңәш итәм. Кыскача аңлатсак, йортны 2012нче елда Фәнис Ситдыйков төзи башлаган. Колхоз рәисе булып эшләгән ирнең шушы елларда тормышы нык үзгәрә: ул хатыныннан китеп, яңа мәхәббәте – Флорида ханым белән яши башлый. Яшь хатынны элеккегесе янына алып кайтып булмый – яңа өй кирәк. Шуңа күрә, картлык көненә кадәр бергә яшәрбез дигән изге хыяллар белән, 1 миллион 600 мең сум акча тотып, шушы матур йортны салып чыгалар. Монда язылганча, әфсен укыгандай, ике көн эчендә төзелмәгән инде ул йорт, билгеле. Иң башта җир сатып алганнар. Менә шушы җирне сатып алганда ук бер хата җибәрә Фәнис абый. Колхоз рәисе булгач, басудагы эшен калдырып китә алмый, җир сатып алырга дигән акчаны үз кулы белән иясенә тапшырырга вакыт табалмый.

– «Флорида, менә сиңа 150 мең сум акча, бар, Суфия апага илтеп бир дә, ул тиешле кешесенә тапшырыр», – диде, – дип сөйли бу хакта ирнең яңа хәләл җефете. – Суфия – иремнең бертуган апасы. Шуның белән судлашып беттек без. Мин өенә кергәндә йоклап ята иде. Уяттым, үз кулларым белән теге акчаны бирдем, апаем. Расписка-мазар язышып тормадык, туганыңа ышанасың бит инде. Шунда расписка алып каласы булган! – Флорида апаның нигә болай дип уфтануын соңрак аңларсыз, рәттән барыйк.

Җир сатып алынгач, яңа нигез торгыза башлыйлар. Фәнис абыйның авторитеты зур – яшь гаиләгә дуслары булыша. Бер инвестор бура бирә, икенчеләре – акчалата, дигәндәй. Нәрсә өчен күпме акча тотканнарын төнлә уятып сорасалар да сөйләп бирә ала Флорида апа, чөнки квитанцияләрен саклап барган. Ярар, өй төзелә. Хәзер моны кем исеменә рәсмиләштерик икән, дигән сорау килеп туа. Колхоз рәисе буларак, Фәнис Ситдыйковның 18 миллионлык кредит алып, техника кайтарткан чагы була бу. Кредит алганда поручительләр кирәк, Фәнис абый үзен яздыра. Уйлап карагыз: әгәр дә кредитлар вакытында түләнмәсә, ни булачак? Фәнис абыйның 1 миллион 600 меңлек яңа өен банклар тартып алачак, дигән сүз бу. Ә кредитларны гел вакытында түләп барырмын, дип гарантия биреп булмый. Авыл хуҗалыгы оешмаларның бөтенесенең дә хәле бер чама: бүген шулпа эчсә, иртәгә коры суда утырырга мөмкин. Шуңа күрә йортны Фәнис абый үз исеменә түгел, 80 яшькә җитеп килгән әнисенә – Галия апага яздырырга була.

Йортны ана-карчыкка яздыру өчен тагын бер сәбәп килеп чыга: үз өен сатып, кече улына фатир алып биргән була әби кеше. Ләкин килене белән тыныша алмый да, аны куып чыгаралар. Картлык көнемдә өйсез калдым, дип елап йөргән карчыкның аз булса да күңелен күрер өчен дә әйбәт булыр бу, дип фаразлыйлар. Кредитлар түләнеп беткәч, «дарственный» ясатып та булыр, янәсе. Менә шулай итеп, 80гә җитеп килгәндә, Галия карчык миллион ярымлык, йөз квадрат метрга якын мәйданлы зур өйнең законлы хуҗасы була һәм Фәнис улы белән Флорида килене янында тормыш итә башлый.

Әмма моның «фиктивно» гына эшләнгән булуын оныта карчык, тора-бара үзен йортның хуҗасы итеп тоеп, килен белән малаен утлы табада биетә башлый:

– Әни кызу канлы кеше иде. Ләкин ничек тиз кызса, шулай тиз сүрелә. Әле 12 көн дә тормаган иде: «Чыгып китегез, минем өй бу!» – диде. Гел әйтте шушы сүзне. Ешаеп киткәч, иремне кисәттем – әниең болай әйткәч, чыгып китәм, миңа авыр түгел, дим. Шулай дигәч, Фәнис әнине ачуланган иде, әни кич уртасында өйдән чыкты да китте. Суфияларда яши башлады шул көннән. Суфия апаның үзен күреп әйттем. «Син 50 яшьлек хатын, әнинең бала кебек көйсезләнүләрен карап утырасы түгел иде, холкын беләсең, дим. «Абый, ни булды, дип килергә тиеш идең син», – дим. Әнине башка безгә җибәрмәде. Тик торганнан килеп чыккан тавыш. Шушы тавыштан соң башланды бездә хәлләр, – дип сөйли Флорида ханым.

ПЕНСИЯ АКЧАСЫНА ЙОРТ САЛЫНЫРМЫ?

2015нче елда Фәнис абый өйне үз исеменә рәсмиләштерергә була. Әмма бу эш ул уйлаганча җиңел генә барып чыкмый. «Дарственный» ясату өчен, ышаныч кәгазенә әнисенең имзасы кирәк, ә карчыкны кәҗә сөзгәнмени – кул куймый азаплый.

– Әйбәтләп сөйләшсәк, кул куяр иде ул. Аның белән сөйләшеп булмады бит. Суфия апа безне әни янына кертмәде, ишекләренә кадәр алыштырдылар. Алар шулай кылангач, Фәнис, башын иеп, башка ялынып йөрмәде: «Үзем салып чыккан өй, моны бөтен кеше дә белә. Ни дисәң дә газиз анам, милиция юлында йөрттермәс әле!» – дип, тотты да әни урынына үзе кул куйды. Бу аның зур хатасы булды. Фәниснең өйне үз исеменә рәсмиләштереп йөргәнен белеп алгач, апасы Суфия дә безнең белән бер үк вакытта йортка «дарственный» ясату артыннан йөри башлаган. «Регпалата»да бу хәлгә гаҗәпләнгәннәр. Ничек инде бер үк өйне хуҗа ике кешегә яздырырга теләсен, ди? Димәк, кемнеңдер имзасы ялган. Җибәрделәр бу эшне прокуратурага, прокуратура җибәрде полициягә, китте монда «разборка» – кемнең имзасы дөрес, кемнеке ялган… Кыскасы, бөтен әйбер ачыкланды да, минем ирне 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр дә куйдылар. Янәсе, ул мошенник, 80 яшьлек әбине йортсыз калдырган, әбигә 1,6 миллионлык зыян салган… Шушы шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүе аркасында өйдән дә колак кактык, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хәзер йорт низагының «самый каймагы» башлана. Кайсысы беренче булып кемне судка биргәндер, йорт эше буенча мәхкәмә утырышлары китә монда. Хәтерлисезме, өйнең җирен сатып алган вакытта, Фәрит әфәнделәр 150 мең сум акчаны җир хуҗасына апалары аша тапшырган, дип язган идем? Судта Суфия ханым күзен дә йоммый: «Бу җирне алар түгел, мин сатып алдым, 150 мең сум – минем үз акчам иде!» – дип белдерә.

– Әстәгафирулла, – минәйтәм! – Ходайдан курык, йокыңнан уятып, 150 меңне кулыңа тоттырдым бит, дим. Юк, кулда расписка булмагач, берничек дәлилли алмадык. Шуннан тотынды бу өйне ирем белән үземнең акчага салдым, дип сөйләргә. Ничек инде, безнең бөтен квитанцияләр җыелып барган, дип тә карыйм судта. Юк, ишетүче дә, тыңлаучы да булмады. Бары Суфия сөйләгән генә дөрес! Шуннан бер мәлне күрсәтмәләрен буташтыра бушлады. «Абый салды өйне…» дигән сүзләр ычкынды моннан. Казый әйтә: «Син дөресен сөйлә инде, кайсыгыз салды?» – ди. Ахыр чиктә таныды: «Өйне абый салган иде», – диде. Алай дип кенә кайтарып буламы соң инде йортны? Әбине картлык көнендә таларга булгансың, дип, теге «условка»ны телгә алалар да, өй Суфиягә кала да куя. Кем салган аны, ничек салынган ул – беркемне кызыксындырмый, – ди. Флорида ханым. .

Бу эш буенча Югары судка кадәр дә барып җиткәннәр инде, әмма карарлар үзгәрешсез: йортның хуҗасы – әби-карчык булган. 80 яшендә ике миллионлык йортны ничек салып чыккандыр ул карчык – анысын тикшереп тормаганнар. 7 мең сум пенсия алып яшәгән әбинең шундый кыйммәтле ызбасы булу да беркемне шаккаттырмаган. Ләкин йорт хуҗасы итеп әбидән соң Суфияне калдырырга! Шушы карар, сарык артыннан ияргән тәкә кебек, бөтен мәхкәмәләр барышында үзгәрешсез ияреп барган.

– Әни белән «очная ставка» үткәрмәделәр, беркемгә кирәк булмады. Бер мәл әни үлеп китте. Ул үлде дә котылды, без һаман бәхәстә. Ирем Фәнискә 55 яшь вакытында инсульт булды, ул хәзер эшләми. 20 ел буе мәктәп директоры, 15 ел колхоз рәисе булган абыйларыннан бомж ясады алар! Миңа бу өй кирәкми, минем әнә шунысы өчен йөрәгем өзелә. Бу судта да ишетмәгән сүзем калмады! Теле шуның кадәр әшәке Суфиянең. «Синең бит бер нәрсәң юк! Бомжиха! Кайчан катарсың инде?! Катсаң ярар иде! Аллаһу Әкбәр! Амин!» – дип догалар кылды. Шуннан соң ике көн тора алмый чирләдем, – дип елап җибәрде әңгәмәдәшем.

КАРШЫ ЯК НИ СӨЙЛИ?

Флорида ханымны тынычландырып, ярты сәгать тә тормадым, икенче бер кешенең яшьләрен сөртештерергә туры килде. Бу юлы каршымда Суфия ханым елап тора. Бигрәк нечкә күңелле инде бу хатын-кыз дигәнең. Ник еладыгыз сез, Суфия ханым? Бәхеттәнмени? Теләгегезгә ирешкәнсез – «почти» ике миллионлык өйне үзегезгә алгансыз. Әллә шул шатлыктан күңелегез тулдымы?

Ярты сәгать кенә сөйләшеп утырдык. Шуның да егерме минуты Флорида ханымны яманлауга багышланган иде.

– Бу хатын энекәшемне – гаиләсез, мине – энекәшсез, әнине – малайсыз калдырды! Ул энем белән әллә кайчаннан «крутить» итеп йөргән, белмәгәнбез генә! Бу хатын безнең абыйны тартып алды! Сихер дигән әйберләр бар бит: шушы хатын белән йөри башлагач, абый нык үзгәрде!

Өй турында кайчан сөйли башлый инде, дип, сабыр гына көтеп утырам…

– Бу хатын…

– Ә бу өйне кем салып чыкты соң?

– Әнинең бөтен балалары бергә җыелышып, аңа җир алып бирдек. Ул җирдәге йорт иске иде, аны сүтеп, энекәш, яңа өй салыйк, диде. Алдашып тормыйм, нык шатландым моңа. Чөнки әни миндә яши иде, әнигә кадәр 20 ел буе кайнана белән торган идем, сеңлем. Шуңа күрә без бу өйне бөтен туганнар бергә торгыздык.

– Бу йортны төзү өчен материалларны кем алды?

– Материалларны алар (ягъни Флорида белән Фәнис – А.З.) алдылар, мин бу турыда судта да сөйләгән идем инде. Сез мине тыңлап бетерегез! Нигә бүлдерәсез! Безнең килешенү бар иде. Раз өй салдыру идеясе белән чыккан икән, абый үзе дә бу өйдә яшәячәк һәм әнине дә үзе караячак. Өйне өлгерттеләр дә, әнине үзләренә алып чыктылар. Сүз юк, башта әйбәт торды алар. Ләкин ул хатынга әни кирәкми иде. Абыйны әнигә каршы котыртты. Гыйнвар аенда, сәгать кичке 9ларда кич белән әнине куалап чыгарган: «Бар, чыгып кит, юкса, өйгә ут төртәм», – дигән. Мин әнине аларга башкача җибәрмәдем. Менә шул хәлдән соң бозыла башлады инде безнең мөнәсәбәтләр.

Суфия ханымнан кызыксынам: «Үзегезнең дә өегез менә дигән бит. Нигә сезгә тагын бер өй?» – дим. Ул бераз уйланып торды да, күзгә төтен җибәрә башлады. Имеш, өй аңа кирәк түгел. Имеш, ул бу өйне энесенең малаена яздырачак. Әмма ул бу эшне энесе үлгәч кенә эшләячәк, чөнки өйне хәзер үк яздыра калса, мескен энесен улы урамга куып чыгарырга мөмкин икән. Нинди кайгыртучанлык! «С какого перепуга?» урыс әйтмешли. Безнең илнең гуманлы судлары чыгарган ахмак карарлар бар дип кенә, нишләп әле бу ханым кемнеңдер интегеп салган өе белән идарә итәргә тиеш? Мин Фәнис әфәндене дә якламыйм, аның да өйне әнисе исеменә яздыруы «игелек эшләргә теләүдән» булмаган, ул да беренче чиратта үзен кайгырткан. Әмма кешенең үз көче белән тырышып салган өен болай явызларча үзләштерү – моны акларлык бер сәбәп тә юк минем өчен. Авыл халкы белән дә сөйләштем, бу йортны кем салуын да, чынлыкта нәрсәләр булуын да бик яхшы беләләр. Шуңа күрә, «фириштә» канатлары чыгарып, каршымда селтәнеп торуның бер кирәге юк иде, Суфия ханым.

Сөйләшә-нитә торгач, мин бу конфликтның нәрсә аркасында килеп чыгуын аңладым, җәмәгать. Үч алу, аңлаша белмәү, үпкә аркасында килеп чыккан. Сүз арасында Суфия апа: «Шушы хатын белән очрашкач, абый әнине кыерсытты. Әни авырганда аның янына больницага да килмәде. Әни өчен «обидно булды». Шуңа ачуым килеп тә йөрдем мин бу судларга. Принципка бардым!» – дип ычкындырды.

Әлегә бу гаугалы өйдә Фәнис абый яшь хатыны белән яшәп ята. Ләкин теләсә кайсы көнне Суфия ханым килеп, чыгып кит, диячәк икән – төенчекләрен төйнәргә туры киләчәк.

Мин бу гаиләләрнең берсен дә якламыйм. Һәрберсе үзенчә яхшы, кем әйтмешли. Бу хәлләрдән соң Суфия ханымның да, башкаларның да сәламәтлеге шактый какшаган. Болай дәвам итсәгез, өй икегезнең берсенә «точно» калачак. Сезнең гаиләдә туганлык бәясе 1,6 миллион сумга тигезмени соң?

Айгөл ЗАКИРОВА, КАЗАН – ЮТАЗЫ – КАЗАН

Безнең гәҗит

Фото: pixabay.com

Бәйле