Бүген Дамир Зиннәтуллин исемен “TMTV” телеканалы аша ишетеп була. Ул – корреспондент, алып баручы. Җырчы буларак та танылырга тели. Дамир Акчарлак газетасына интервью биреп, журналист Габдерәхим белән сөйләшеп алган.
– Дамир, син үги әти белән үскәнсең икән. Үз әтиең ташлап киттеме әллә?
– 1994 елда, миңа ике яшь булганда, Кайбыч районында мотоциклда авариягә очрап вафат булган.
– Фотолары бармы?
– Бар.
– Әниең кайчан кияүгә чыкты?
– Әни белән сигез ел Кече Кайбыч авылында тордык, миңа ун яшь тулгач әни кияүгә чыкты.
– Аны әти буларак кабул иттеңме?
– Иттем.
– Ул сине ничек кабул итте?
– Бик яхшы, беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады.
– Кыйнамадымы?
– Юк.
– Әниең аның белән ничек танышкан?
– Авылда яшәгәндә Наил әтинең кунакка кайтканы гына хәтердә. Ничек танышканнарын белмим.
– Кызың бармы?
– Әлегә кирәк дип санамыйм.
– Нинди кызларны яратасың?
– Тиктормас, максатына ирешә торган, мөнәсәбәтләр җылы булсын.
– Андыйны ничек табарга уйлыйсың?
– Аралашырга, сөйләшергә, күрешергә кирәк.
– Димәк, мәхәббәт әлегә юк.
– Мәхәббәт бармы соң ул?!